Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Төркияне кабат гәепле тапты


Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Төркияне гаиләдә көч куллануны туктата алмаганлыкта гәепле табып, зыян күргәнгәннәргә акчалата компенсация түләргә хөкем итте.

Моңарчы да Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Төркияне хөкем иткәне бар иде. Әмма мондый рухтагы гаепләү беренче тапкыр булганлыктан, күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Мәхкәмә Төркиянең Европа кеше хокуклары килешүенең кешеләргә начар мөгаләмә күрсәтү һәм җәберләүне тыйган өченче, кеше тигезлеген бозуны тыйган ундүртенче һәм яшәү хокук турындагы икенче маддәләрен бозуда гәепле тапты. Төркия шушы карар нигезендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять белдергән хатынга 36500 евро компенсация түлиячәк.

2002 елда Нахидә Опуз исемле хатын Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә үзен кыйнаган, пычак белән җәрәхәтләгән, үтерү белән янаган, соңрак исә Измирга качканда анасын мылтык белән атып үтергән элекке ире Һ.О.-га каршы дәүләт мине саклый алмады дигән шикаять белән мөрәҗәгать иткән иде.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Европа Шурасы тарафыннан 1950 елда төзелгән. Бүген 47 ил тарафыннан кабул ителгән кеше хокуклары мәсьәләсендә иң югары мәхкәмә буларак кабул ителә. Европа берлегенә әгъза булу өчен шушы мәхкәмәне дә тану шарт.

Төркия бүгенгә кадәр меңгә якын хөкем процессы аркылы миллионнарча евро компенсация түләде. 2008 елда гына да Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Төркияне 5 миллион 700 мең евро компенсация түләргә хөкем итте. Әйтергә кирәк, Төркия белән Русия 47 ил арасында җаза түләүдә иң югары урыннарны биләп, дүртенче урында тора.

Инде соңгы карар Төркиядә гаиләдә көч куллану һәм җәберләүнең таралган булуын исбатлый. Табигый, моннан иң күп зарарны хатын-кызлар күрә. Уздырылган тикшерүләргә караганда, Төркиядә һәр ун хатынның дүртесе ирләре тарафыннан төрлечә җәбәрләнә. Тулаем алганда, кияүдәге хатыннарның 39 %-ы көч куллануга, 15%-ы җенси яктан көчләүгә, 42% гәүдә һәм җенси көч куллануга дучар була. Ә 44%-ы исә рухи җәберләүгә яки файдалануга дучар ителә.

Мондый хәлләргә дучар булган хатын-кызлар, бигрәк тә төньяк-көнчыгыш белән урта Анатолиядә күп икән. Монда һәр ике хатынның берсе начар мөгәләмә күрә. Югары белем алган хатыннар арасында бу процент ким. Ләкин шулай да ун хатынның өчесе көч куллануга дучар була. 15 яшьтән кечерәк кызларның 7 %-ы җенси яктан файдалана. Моның сәбәбе нигездә борынгы гәдәт-гөрефләр, радикаль Ислам һәм кешечелек нормаларының бигрәк тә белемсез халык арасында түбән булуын әйтеп була.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең беренче мәртәбә илгә шундый җаза бирүе дә проблемның нинди җитди булуына ишарә итә. Хөкүмәтне бу карар бик тынычсызландырды. Башта премьер һәм министрлар реакция күрсәтте.

Анкара шунда ук Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе авыр вәзгыяттә реформа ясалырга тиеш, дип Страсбургка мөрәҗәгать итте. Чыннан да, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә бъгенге көндә 105 меңнән артык мөрәҗәгать хөкем карарын көтә. Гәепләү актлары ягыннан Русия беренче, Төркия икенче, Румыния исә өченче урында тора. 2010 елда Швеция мәхкәмә җитәкчелеген үз өстенә алгач, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенеж киләчәге турында бер конференция уздырылачак.
XS
SM
MD
LG