Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Вәкилләр Пулаты сугышка акча бүлде


Кушма Штатларның Вәкилләр Пулаты 106 миллиард долларлык чыгымнар карарын раслады.

Ул акчадан 80-ләп миллиард доллар Гыйрак һәм Әфганстан сугышларына тотылачак.

Вәкилләр Пулатында 226-202 тавыш белән расланган бу карар хәзер Сенатта каралачак.

Сенат аша үтсә, ул имзалау өчен президент Барак Обамага җибәрелә.

Гыйрак һәм Әфган сугышларына бирелүче 80 миллиард доллардан тыш анда Пакстанга иминлек һәм тәрәккыять ярдаме өчен 2.4 миллиард доллар, Әфганстанның икътисадый тәрәккыятенә 2.4 миллиард доллар бүлү каралган.
XS
SM
MD
LG