Accessibility links

Казан – ислам шәһәрләре рәисе


Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы генераль сәркәтибе Омар Абдулла Кади киләсе утырышка кадәр Казан әлеге оешмада рәислек итәчәк, ди.

17 июньдә Казан ратушасы бинасында Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы (ИБШО) шурасының 27-нче утырышы башланды. Бу оешмага 54 даими әгъза-иленнән 140-тан артык шәһәр кергән. Баш фатиры Мәккәдә, ә баш сәркатиплек Җиддәдә урнашкан.

Шурага исә, 25 зур шәһәрнең җитәкчесе керә. Алар ИБШО-га кергән бер калада елга бер тапкыр очрашып административ, финанс һәм оештыру мәсьәләләре турында фикерләшә. Быел җыелыш Казанда үтә.

Шура утырышы эшендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә катнашты. Үз чыгышында ул болай диде.

“Әлеге җыелышның Казанда үтүе безнең өчен зур дәрәҗә һәм хөрмәт. Без моны ислам илләренең Татарстанны дин, икътисад, мәдәният ягыннан алга киткән республика дип кабул итүе, дип уйлыйбыз. Шушы көннәрдә татарларның исламны кабул итүләренә 1120 ел тулды. Татарстан үзен мөселман дөньясының бер өлеше дип тоя. Без һәрвакыт мөселман илләре белән элемтәгә керергә әзер. Русия җитәкчелеге бу турыда белә һәм Татарстанны аңлый. Ислам илләренең абруе көннән-көн арта. Бүгенге авыр заманада алар үз гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, икътисади үзенчәлекләрен саклап кала ала.

Ислам илләре халкы белән дә, сәяси дәрәҗәсе белән дә төрле, әмма алар замана шартларында берләшә ала. Бу илләр үзенә көннән-көн күбрәк туристларны җәлеп итә. Һәр ел бирегә миллионлаган кеше агыла. Бу исламга кагылышлы чынбарлыкка туры килми торган сүзләрнең әкият булуына инандыра. Әлеге җыелышта катнашучылар берничә көн буш сүз сөйләп утырмый, ә конструктив эш белән шөгыльләнә. Русиядә миллионлаган мөселман яши. Шуңа күрә ул мөселман илләре белән элемтәдә тору яклы. Сезнең тәҗрибә безнең өчен бик мөһим”, ди Миңтимер Шәймиев.

Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы шурасы утырышының Казанда узуын хакимият башлыгы Илсур Метшин да зур казанышка тиңли. Үз чыгышында ул “Без ислам илләре белән элемтәләр урнаштыруга халыкара яссылыкта карыйбыз. Бу чараның Русиягә ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешманың күзәтүчесе генә түгел¸ә чын әгъзасы булырга ярдәм итүенә ышанам”, ди Илсур Метшин.

Җыелышта Ислам конференциясе оешмасында Русиянең вәкиле Камил Исхаков та катнашты. Оешма турындагы мәгълүмат белән таныштырганнан соң ул исламның Русиядәге халәте турында сөйләде.

“Русия һәрвакыт ислам дөньясы белән тату яшәде. Бу Владимир Путин белән Дмитрий Медведевнең хезмәте. Казанны бүген Русиянең ислам башкаласы дип атап була”, ди Камил Исхаков.

Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы генераль сәркәтибе Омар Абдулла Кади Татарстанлыларны сәламләп болай диде.

“Казанның әлеге оешмада күзәтүче булып торуына әллә ни игътибар бирергә кирәкми. Иң мөһиме җыелышның Казанда узуы. Димәк, бу сезнең шәһәрне башкалар хөрмәт итә дигән сүз. Киләсе утырышка кадәр Казан әлеге оешмада рәислек итәчәк. Киләчәктә исә, бу шәһәр һичшиксез оешманың күзәтүчесе түгел, ә әгъзасы булырга лаеклы”, ди Омар Абдулла Кади.

Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы шурасының 27-нче утырышы 19 июньгә кадәр дәвам итә. Әлеге чаралар кысаларында Татарстан җитәкчелеге белән ислам илләре вәкилләре арасында күп кенә тармакларда эшлекле сөйләшүләр алып барылачак.
XS
SM
MD
LG