Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Лондоннан Чичваркинны Русиягә тапшыруны сорый


Мәскәү Британиядән Русиянең иң зур телефон сату ширкәтләреннән булган Евросетьне оештыручыларның берсе Евгений Чичваркинны кулга алып Русиягә тапшыруны сорады.

Русия прокуратурасы вәкиле Марина Гриднева Интерфакс хәбәр агентлыгына Русия бу турыда мөрәҗәгатен Британиягә җибәрде инде диде.

Британия Русия таләп иткән күп кенә кешеләрне, шул исәптән күренекле кәсепче Борис Березовский һәм бәйсезлек яклы чечен җитәкчесе Әхмәт Закаевны Русиягә тапшырудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG