Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якут-Саха конституциясеннән “суверенитет” сүзе алына


Якут-Саха Республикасы парламенты республика конституциясеннән “суверенитет” сүзен алу турында канунны раслады.

Бу канунны парламентка Якут-Саха президенты Вячеслав Штыров һәм парламент рәисе Виталий Басыгысов әзерләп тәкъдим итте.

Парламент вәкиле "Русия конституциясе нигезендә төбәкләр суверенитетка ия була алмый, бары тик Русия Федерациясе генә ия була ала, шуңа күрә республика конституциясеннән “суверенитет” сүзе алына", - диде.

Узган атнада Русия Конституция мәхкамәсенең Татарстан, Башкортстан, Якут-Саха һәм Бурят республикаларына үз конституцияләреннән “суверенитет” сүзен алырга кушуы хәбәр ителгән иде.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов, Башкортстан суверенитет төшенчәсе очраган канун маддәләренә үзгәрешләр кертәчәк, дип белдерде.

Татарстан җитәкчелеге әлегә бу турыда үз сүзен әйтмәде.
XS
SM
MD
LG