Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабантуй үзенчәлекле булды


Омски ягында Сабантуй бәйрәме татарлар тупланып яшәүче барлык районнарда да әкренләп искә төшерелә дип әйтергә мөмкин. Күп еллар булмый торганнан соң Муромцево районында да быел инде өченче мәртәбә милли бәйрәмебез үткәрелде.

Муромцево район үзәгендә эшләүче “Татар дөньясы” клубы җитәкчесе Земфира Тугызбаева сүзләренчә, узган елдагыча быел да бәйрәмне оештыру мөмкинлеге Чуртанлы авылында булган, киләсе елга район күләмендә үткәрү ниятләнә.

Чуртанлы сабан туеның әләмен авылның мөхтәрәм кешеләре Әхмәтвәли Фәткуллин һәм Арслангали Вәлитов күтәрде, ә бәйрәмгә хәер-фатихасын Омскиның Хәер-Ихсан мәчете имамы Закир хәзрәт Шарыпов бирде.

Сабантуй мәйданының сату урыннарында спиртлы эчемлекләр сатылуын күргән Закир хәзрәт, дога укыганнан соң, татар халкының борынгы бәйрәме хәмерсез үтәргә тиешлеген әйтте. “Татарстанда республика күләмендә, Мәскәүдә Сабантуйлар хәмерсез үткәрелә, киләсе Сабан туегызда бу хәл кабатланмасын иде”, дип халыкка мөрәҗәгать итте.


Рәсми даирәләрдән тәбрикләүче, район хакимиятенең мәдәният комитеты рәисе Наталья Зайцева, Сабантуйның безнең районда традициягә әйләнә баруы яхшы, бәйрәмгә Чуртанлы халкы гына түгел, башка татар авылларыннан да киләләр, сез бүген милли киемнәрдә, йолаларыгызны онытмыйсыз, бу бик тә яхшы күренеш, диде.

Дөрестән дә, Чуртанлы сабан туена район үзәгеннән, аралары ерак булуга карамастан, райондагы тагы ике татар авылыннан – Инцәстән һәм Тазлардан да килүчеләр күп иде.

Баганага менүчеләрне кызыксынып карап торучы өлкән яшьтәге абзый Муромцеводан булып чыкты. “Сабантуйлар бала чагымда була иде”, ди ул.

Чуртанлы сабан туе җыр-бию һәм уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең концерт программасында Колосовка районының “Мәхәббәт” һәм Омскиның “Умырзая” коллективлары катнашты.


Сабантуй барышында бу авылда күптән түгел булган күңелсез вакыйга – янгын искә алынды. Май аеның эссе, җилле бер көнендә чыккан янгын нәтиҗәсендә 9, 7 яшьлек һәм 1,5 айлык нарасыйлары булган Мәүлетовлар гаиләсе йорт-җирсез, кием-салымсыз урамда калган. Ул көнне аларның күршеләре, ул-бу була күрмәсен дип кисәтүләренә карамастан, бакча чүбе яндырырга уйлаган. Гаилә башлыгы Гафур Мәүлетов һәм аның 79 яшьлек әтисе Хабибрахман абый ачынып бу хакта сөйләде. Янгынны күреп халык бик тиз җыелса да, сүндерә алмаганнар.

Дөрестән дә, Себер ягында быел көннәр яздан ук коры һәм җилле тора. Сүндерелми ташланган шырпыдан, тәмәке төпчегеннән, яисә янып бетмәгән учаклардан урманнарда янгыннар чыгу очраклары да ешайды. Шунысы да аяныч, ут якын-тирә авылларга үрмәләп, йорт-җирләр дә янып китү очраклары да булгалый. Мондый бәла Тара районының Кече Уыш авылында булды – янгын чыккан урманнан күчкән ут ике хуҗалыкны юкка чыгарды.

Әлбәттә, татар халкы элек-электән янгыннан каза күрүчеләргә ярдәм кулы сузган. Хәзер дә бәлагә таручылар бөтенләй ярдәмсез калмады. Төрле интернет-сәхифәләрдә әлеге янгыннар турында мәгълүматлар бирелде, ярдәм соралды. Сәхифә аша кызыксынучылар шактый булды, кайберләре күрсәтелгән адрес буенча кием-салым да китерде.


Каза күрүчеләргә ярдәмне Шәһәр милли мәдәни мөхтәрияте шурасы да оештырды. Сабантуйга кадәр үк мөхтәрият җитәкчелеге Хәер-Ихсан мәчете имамы Закир хәзрәт Шарыпов белән Чуртанлы авылына барып, янгыннан зыян күргән Мәүлетовлар гаиләсенә берникадәр акча, җыелган киемнәрне тапшырып кайтты.

Сабантуй вакытында Закир хәзрәт Шарыпов Мәүлетовларга 8 мең рубль акча, келәм һәм кием-салымнар тапшырды. Янгыннан зыян күргән бу гаилә файдасына акча җыю да оештырылган иде. Шулай итеп, быел Чуртанлы сабан туе үзенчәлекле булды – күңел ачу чарасында бәлагә тарыган кешеләр дә онытылмады.

Мәүлетовлар гаиләсе
XS
SM
MD
LG