Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якут-Саха республикасы суверенитет белән хушлашты


Якут-Саха депутатлары республиканың төп кануныннан суверенитет сүзен төшереп калдырды. Алар Русия Конституция мәхкәмәсенең таләпләрен беренче булып үтәде.

"Русия конституциясе нигезендә, төбәкләр суверенитетка ия була алмый, бары тик Русия Федерациясенә генә мондый хокук бирелә, шуңа күрә республика конституциясеннән суверенитет сүзе алына", - дип аңлатты моны парламент вәкиле.

Депутат Зоя Корнилова белдерүенчә, Якут-Саха республикасы беркайчан да сәяси суверенитет турында сүз күтәрмәгән, ягъни Русиядән тулаем аерылып чыгу турында башына да китермәгән.

Республикаларның үз кануннарыннан суверенитет төшенчәсен алу таләбе белән Конституция мәхкәмәсе узган атнада чыкты.

“Русия Федерациясендә суверенитетның бердәнбер иясе аның күпмилләтле халкы. Русиядә ике катлы мөстәкыйль хакимияткә урын юк, төбәкләрнең хәтта чикләнгән күләмдә суверенитеты була алмый," дип искәртә Конституцион мәхкәмә.

Чынлыкта суверенитет төшенчәсе булырга тиеш түгеллеген мәхкәмә 2000-2001 елларда ук әйткән иде. Әмма Русиянең дистәдән артык төбәгендә - Башкортстан, Коми, Тыва, Татарстан, Бурятия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чәркәс һәм Чечня, Краснодар крае, Ненец һәм Ямал-Ненец төбәкләре эчке кануннарында суверенитет сүзе әле сакланган булган.

Саха-Якут республикасыннан тыш, әле үзгәрешләр кертүче юк. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов: “Республика суверенитет төшенчәсе очраган канун маддәләренә үзгәрешләр кертәчәк”, дип белдерде-белдерүен. Татарстан әлегә дәшми.

Кайбер белгечләр Конституция мәхкәмәсенең суверенитет мәсьәләсен нәкъ хәзер калкытып чыгаруы Татарстан һәм Башкортстанның гамәлләре белән бәйле дип саный.

Ник дигәндә, Башкортстан президенты Рәхимов федераль үзәкнең гамәлләренә ризасызлыгын белдереп, “Московский Комсомолец» газетасына әңгәмә бирде.

“Хәзер Русия хакимиятләре төбәкләргә аеруча зур басым ясый һәм үзәкләштерү күренешләре советлар берлеге заманнарыннан да яманрак”, дигән иде Рәхимов.

Ә Татарстан президентының элекке сәяси киңәшчесе, тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов фикеренчә, бу милли компонент тирәсендәге бәхәс белән бәйле. Чөнки Татарстан милли-төбәк компоненты мәсәләсендә чигенергә уйламый.

Әмма Хәкимов фикеренчә, суверенитет төшенчәсе конституциянең беренче маддәсендә телгә алына һәм аны бары референдум нәтиҗәсендә генә үзгәртеп була.

“Независимая газета” газетасы язуынча, Кавказ республикалары суверенитет төшенчәсен тиз генә алып атарга ризалашмыячак. Мисал өчен, Кабарда-Балкар республикасында: “Бу хакта әле уйлап та караганыбыз юк”, дип белдергәннәр.
XS
SM
MD
LG