Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортазин эше мәхкәмәгә тапшырыла


Татарстан прокуратурасы республика президентының элекке сүзчесе, һуманитар-сәяси тикшеренүләр институты белгече Ирек Мортазинның җинаять эшен якын көннәрдә Казанның Киров районы мәхкәмәсенә тапшырачак.

Татарстан прокурорының беренче урынбасары Артем Николаев гаепләү кәгазен инде имзалаган.

Интерфакс хәбәр итүенчә, 45 яшьлек Мортазин яла ягу, кешенең шәхси тормышы кагылсызлыгын бозу, кешеләр арасында нәфрәт тудыруда гаепләнә.

Тикшерү комитеты фикеренчә, Мортазин үзенең “Миңтимер Шәймиев: Татарстанның соңгы президенты" китабында республика башлыгының дәрәҗәсен төшергән һәм аның абруен киметкән, ягъни дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар биргән.

2008 ел ахырында Ирек Мортазинга каршы җинаять эше ачылган иде. Ул Татарстан президентының үлеме турында ялган хәбәр тарату, китабы һәм матбугаттагы, интернеттагы чыгышларында президентка яла ягу, дәрәҗәсен төшерүче мәгълүмат бирүдә, социаль катламнар арасында каршлыкка өндәүдә гаепләнде.

Белгәнегезчә, сентябрь аенда Татарстан президенты ялга киткәч, Мортазин үзенең интернет сәхифәсендә Шәймиевның үлеме турында хәбәрләр чыгуы хакында язып чыккан иде. Шуннан соң бу хәбәр интернет сәхифәләр аша таралды һәм хәтта биржада “Татнефть” акцияләрнең бәяcе төшүгә китерде.

Соңыннан Татарстан президенты шикаяте белән, үлем турында ялган хәбәр таратуда гаепләүләр белән бергә Мортазины Миңтимер Шәймиев турындагы соңгы китабы өчен дә гаепли башладылар.

Һәм узган елның 3 декабрендә прокуратураның тикшерү комитеты Татарстан президентының гаризасын караганнан соң, Мортазинның "Минтимер Шәймиев: Татарстанның соңгы президенты" китабы нигезендә шул ук мәтдәләрне бозуда гаепләп тагын бер җинаять эшен ачкан иде.
XS
SM
MD
LG