Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта үлүчеләр саны 70тән артты


Гыйрак хакимияте илнең төньягында булган шартлауны Әл-Каидә оештырган дип саный.

Полиция җитәкчелегенең берсе – Сархат Кадыйр сүзләренчә, кайбер чалымнар һөҗүм террор төркем тарафыннан оештырылганга ишәрәли .

Әлеге шартлауда 72 кеше үлде, 163 кеше яраланды.

Шимбә Киркук шәһәреннән ерак түгел шөгыйләр мәчетеннән кешеләр намаздан чыккан вакытта интыхарчы машинасы шартлаган иде. Шул урында тирән чокыр барлыкка килгән һәм якындагы йортлар җимерелгән.

Бу соңгы елдагы иң көчле терракт санала.

Бер атнадан Гыйрак шәһәрләреннән Америка хәрбиләрен чыгаруның беренче адымы буларак, Кушма Штатлар гаскәриләре шәһәрләрдән китә башларга тиеш.

Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики моны “зур җиңү” дип атады. Ул сугышчылар һөҗүмнәрне арттырырга тырышачагын фаразлады, әмма Гыйракның иминлек көчләре моңа юл куймаячак, диде.

XS
SM
MD
LG