Accessibility links

Иран Фарсы култыгында хәрби күнегүләр башлады


Иран дәүләт радиосы хәбәр итүенчә, Фарсы култыгында Иранның хәрби һава көчләренең күнегүләре башланган.

Бу чарада Русия һәм Иранда ясалган хәрби очкычлар катнаша. Күнегү 3 көн дәвам итәчәк.

Очышлар Фарсы култыгы һәм аның янындагы Оман култыгы өстендә башкарыла. Дөнья нефтенең 40% шул төбәктән чыга.

Генерал Читфоруш сүзләренә караганда, күнегүләрнең максаты – хәрби һава көчләренең эшчәнлеген камилләштерү.
XS
SM
MD
LG