Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия корал киметү турында сөйләшә


Бүген Женевада АКШ һәм Русия арасында атом коралын киметү турында көнлек сөйләшүләр дәвам итә. Көнтәртибендә мөддәте чыккан Стратегик корал киметү килешүе урынына яңасын кабул итү.

Русия, АКШ көнчыгыш Европада саклану җиһазларын куюдан баш тартса, үз коралын нык киметәчәгенә ышандыра.

1991 елда кабул ителгән Стратегик корал киметү килешүенең вакыты 5 декабрь бетә. Бу келешү нигезендә АКШ һәм Русия шактый гына атом коралын кыскартуга иреште.

Ике як та АКШ президенты Барак Обаманың Русия сәфәренә кадәр яңа килешү турында сөйләшүләрдә алга китеш булыр, дип өметләнә. Обаманың Мәскәүгә 6 июль килүе көтелә.
XS
SM
MD
LG