Accessibility links

Кайнар хәбәр

Импорттан баш тартырга вакыт


Кризис Татарстанга импорт товарларын кертми башлау өчен иң уңай вакыт. Әлеге мәсьәлә шушы көннәрдә республика хөкүмәтендә узган форумда каралды.

Чара “Импортны үзебездә чыккан товарларга алмаштыру - Русия кече һәм урта бизнесының киләчәге” дип аталды. Анда катнашу өчен Русия эшмәкәрләренең “Опора России” иҗтимагый оешмасы башлыгы Сергей Борисов та килгән иде.

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кризис сәбәпле республиканың экспортлау күләме нык кимегән. Шуңа күрә җирле җитештерүчеләр үз товарларын эчке базарга юнәлдерергә тиеш.

Җыелышта катнашкан эшмәкәрләр җитәкчелеккә үз сорауларын юллады. Аларны борчыган төп мәсьәлә исә, нинди бизнес белән шөгыльләнергә һәм акчаны каян алырга.

Сергей Борисов сүзләренчә, бүген азык төлек базарының 35%-ын, фармацевтика һәм җиңел сәнәгать - 80%, станоклар ясау – 85%, комбайннар ясау базарының 30%-ын чил ил җитештерүчеләре алып тора. Бу тармакларга җирле җитештерүчеләр аеруча игътибар итсен иде, ди ул.

Эшмәкәр Ринат Хәбибуллин да Татарстанны импорттан арындыру ягында. Әмма бу чараларны кризис вакытында гына түгел, ә һәрдаим үткәреп торырга кирәк, ди ул.

“Импорт белән көрәшү кризиска гына бәйле булырга тиеш түгел. Алай булган очракта, импорт республикага кризис вакытында гына керми торачак, ә ул тәмамлангач базар янә чит ил товары белән тулачак. Шуңа күрә үзебездә җитештерелгәнне үстерергә һәм күпләп сатырга телибез икән, чит ил товарларын мөмкин кадәр азрак кулланырга кирәк. Әлбәттә бу сыйфатка йогынты ясарга тиеш түгел. Мәсәлән, Русиядә яхшы машина ясый белмиләр икән, чит ил машиналарын ил базарына кертергә кирәк. Чөнки кешеләр сыйфатлы һәм куркынычсыз машиналарда йөрергә тиеш. Әмма үзебездә ясалган кайбер товарлар чит илләрдәгедән яхшырак. Аларны исә без, читтән сатып алырга тиеш түгел.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә багышланган мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде. Әмма аны “Опора России” үткәрүе бик үк уңышлы түгел, минемчә. Чөнки бу оешма сәяси уй фикер йөртеп эш итә, минемчә. Шуңа күрә аларны икътисдтан бигрәк, сәясәт кызыксындырадыр, дип уйлыйм”, ди Хәбибуллин.

Татарстан эшмәкәрләре җыелган җирдә еш кына республикада ирекле бизнес алып барып булмау турында сүз чыга. Хөкүмәт җыелышында Сергей Борисов та хакимият тудырган киртәләр еш кына бизнеска үсәргә ирек бирми, ди. Аныңча, түрәләр эшмәкәрләрне үзенеке һәм үзенеке булмаганнарга бүлә. Соңгы вакытта муниципаль корылмаларда сату урыннарына аренда бәяләренең дә бермә-бер кыйбатлануы моңа дәлил, ди Борисов.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә аяк чалучы тагын бер проблема – банклардан кредит ала алмау. Илдә кабул ителгән яңа программа нигезендә Русия эшмәкәрләренә якын арада 30 миллиард сум ярдәм бирелергә тиеш. Әмма Татарстан эшмәкәрләре әле дә бу мәсьәләнең хәл ителмәве турында әйтә. Ринат Хәбибуллин да кредит ала алмауны эшмәкәрләрнең төп проблемасы ди.

“Русия хөкүмәте банкларга матди яктан ярдәм итсә дә, күп очракта банклар эшмәкәрләргә кредит бирми, имеш акчалары юк. Дөрес, алар да рәхәттә көн күрми. Чөнки кече һәм урта эшмәкәрләр белән беррәттән, федераль дәрәҗәгә ия булган ширкәтләргә дә ярдәм итәргә кирәк. Кызганыч, мондый оешмалар алгы планга чыгып, кече һәм урта бизнес еш кына акчасыз кала”, ди Ринат Хәбибуллин.

Җитәкчелек исә, хакимият күпме генә акча бүлеп бирмәсә дә, эшмәкәрләргә бу җитмиячәк дигән фикердә тора. Шуңа күрә, алар бизнес алып баручыларга кризис вакытында хакимияткә генә түгел, үз көчләренә дә таянырга кирәклеген әйтә.
XS
SM
MD
LG