Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовоның элекке премьер-министры кулга алынды


Косовоның элекке премьер-министры Агим Чеку Болгарстанда кулга алынды. Чекуны кулга алуны сорап халыкара полициягә Сербия мөрәҗәгать иткән булган.

Белград аны 1998-1999 елларда албаннарның Косовода сербларга каршы кылган җинаятьләре өчен гаепли.

Агим Чеку Косовоның элекке премьер-министры белән бергә Косовоны азат итү армиясенең элекке хәрби җитәкчесе дә.

Сербия Болгарстанга Агим Чекуны үзенә тапшыруны сорап мөрәҗәгать итте.
XS
SM
MD
LG