Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гобл: рус булмаган милләтләр өчен суверенитет мөһим


Конституциядән "суверенитет" сүзен алу таләбенә дүрт республиканың өчесе дәшми. Суверенитет рус булмаган милләтләргә мөһим, ди сәяси күзәтүче Пол Гобл.

Саха парламенты 17 июньдә Мәскәү теләгәнен үтәде. Тыва, Татарстан һәм Башкортстан бу якка бер адым да ясамады. Казан һәм Уфадан якын киләчәктә нинди дә булса чаралар күреләчәк, дигән ишарәләр юк.

Узган атнада Тыва парламенты конституциядән суверенитет төшенчәсен алу өчен комиссия төзергә карар итте. Әмма рәсмиләр моны бары тик “гадәти чара” дип атый. Ахыр чиктә Конституция мәхкәмәсенең карары барыбер үтәләчәк.

Татарстан белән Башкортстанда хәлләр башка. Биредә Конституция мәхкәмәсе карарын республикадагы хакимиятне чикләү, дип бәялиләр. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов мәхкәмә карары чыккач та “җитәкчелек кушкан икән, үзгәртәсе әйберне үзгәртербез”, дисә дә, әлегә моңа ишарәләр юк. Киресенчә, соңгы арада Рәхимов Мәскәү сәясәтен һәм Бердәм Русияне тәнкыйтьләүче буларак танылды.

"8 ел элек Рәхимов һәм Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев ул чактагы президент Владимир Путинның “хакимият вертикален” төзүенә карамастан үзәк белән килешә белә иде", дип яза “Независимая газета”.

Ике республика суверенитет турындага декларацияләрен саклап калу хисабына җирле кануннарын федераль кануннарга яраклаштырырга ризалашкан иде. Ике җитәкче Путин президентлыктан киткәч кануннарны үз файдаласына кире кайтаруга өмет иткән булса кирәк.

Моның урынына Мәскәү бу республикаларга басымын дәвам итә. Республика җитәкчеләре суверенитет сүзен алып ташлауның “нинди сәяси файдасы” булачагы турында уйлана, ди “Независимая газета” хәбәрчесе.

Узган атнада Татарстан бюджет дефицитын каплар өчен Мәскәүдән 15 миллиард сум акча сорады. Әгәр дә Шәймиев һәм Рәхимов чигенсә, бу Шәймиев өчен “20 еллык сәяси бөлгенлек” булачак, дип яза “Независимая газета”. Ике җитәкче эшне суза, чигенүне бәлки башка өлкәләрдә ясап булыр, дип өметләнә, дигән фаразлар да бар.

Бу фаразлар тормышка ашырмы-юкмы, әмма 19 июнь Уфада булып киткән Кремль идеологы Владислав Сурковның белдерүе үзәкнең кризис вакытында бу мәсьәләдә төбәкләр белән бәхәскә кермиячәгенә ишарә итә. Үзәк белән милли республикалар арасындагы каршылыклар өчен “яхшырак вакыт”ның кайчан һәм нинди булачагын фаразлау кыен.

Конституция мәхкәмәсенең бу таләбе Кабарда-Балкар, Коми, Чечня, Бурятия, шулай ук Ненец һәм Ямал-Ненец автоном бүлгәләренә җибәрелгән. Анда суверенитет төшенчәсен алу мәсъәләсендә каршылыклар булмас кебек. Алай да кайсыберләренең Татарстан һәм Башкортстаннан үрнәк алулары да бар.

18 июньдә Чечня Конституция мәхкәмәсе рәисе Солтан Абдулханов, Чечня конституциясенә “кечкенә үзгәрешләр кертү” өчен махсус комиссия төзелде, дип белдерде.

Пол Гобл
элекке совет илләре белгече, Азәрбайҗан дипломатия академиясе мөгаллиме

Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра
XS
SM
MD
LG