Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре суверенитетны яклый


Башкорт яшьләре берлеге президент Мортаза Рәхимов һәм Дәүләт җыелышы депутатларына республика суверенитетын яклау кирәклеге турында мөрәҗәгать кабул итте.

Интернеттагы сәхифәсендә чыккан белдерүдә оешма "суверенитет турындагы декларацияне кабул итү өчен безгә зур тырышлык куярга туры килде, әлеге документ ярдәмендә республика зур ышаныч белән киләчәккә карый. Кызганычка, хәзер бездән яулаганны тартып алмакчы булалар", диелгән.

"Бу демократиягә һөҗүм булып тора һәм Русиянең федератив дәүләт булуын шик астына куя", диелгән башкорт яшьләре берлеге мөрәҗәгатендә.

Башкорт яшьләре республика башлыгын Конституция мәхкәмәсе басымына бирешмәскә һәм халык яулап алган суверенитетны якларга чакыра.
XS
SM
MD
LG