Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская эше яңадан каралачак


Русия югары мәхкәмәсе күренекле журналист Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләнгән кешеләрне аклау карарын гамәлдән чыгарды.

Февраль аенда Мәскәү Җәмәгать мәхкамәсе Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләнгән өч кешене җитәрлек дәлил булмау сәбәпле аклау карары чыгарган иде.


Эчке эшләр министрлыгының элекке хезмәткәре Сергей Хаҗикорбанов журналистны үтерүне оештыруда, бертуган чеченнар Җәбраил һәм Ибраһим Мәхмүтовлар үтерүдә турыдан-туры катнашуда гаепләнә.

Ләкин прокурор бу карарга шикаять булу сәбәпле, мәхкәмә эшен яңадан карарга булды.

Бу эшне караган Мәскәү бүлгесе хәрби мәхкамәседә сораштыру вакытында канун бозу очраклары табылу сәбәпле, Югары Мәхкәмә эшне яңадан карарга дигән карарга килгән.

Дәүләт прокуроры Вера Пашковская эшне яңадан карау карарын нигезле дип бәяләде. "Без әлеге эшкә карата гадел хөкем чыгарылды дигән карашта торабыз. Мәхкәмә безнең дәлилләрне игътибарга лаек күрде", диде дәүләт прокуроры.

Марат Мусаев
Элекке мәхкәмә утырышында бертуган чеченнар Җәбраил һәм Ибраһим Мәхмүтовларны яклаган адвокат Марат Мусаев, югары мәхкәмә карарының көтелгән карар булуын әйтте:

"Әлбәттә, без мондый карар чыгар дип көткән идек. Чөнки февраль аенда аклау турында хөкем чыккач, бу хакта шикаятьләр булачагы турында алдан белгән идек", - диде ул.
XS
SM
MD
LG