Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа илләре “тимер пәрдә” ишелүнең 20 еллыгын билгели


Будапешт – Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа илләре бүген “тимер пәрдә” ишелүнең 20 еллыгын билгели.

Маҗарстан парламентында үткән тантаналы утырышта Германия, Австрия, Финляндия, Словения, Швейцария президентлары, Польша, Британия һәм тагын ике дистә илнең югары рәсмиләре катнашты.

Германия президенты Һорст Көлер тантанада чыгыш ясап, “маҗар халкына 1989 елда көнчыгыш алманнарга күрсәткән игелеге өчен бар алман халкы исеменнән рәхмәтен белдерде”.

1989 елда Маҗарстан һәм Австриянең ул чактагы тышкы эшләр министрлары Дьюла Һорн белән Алоис Мок ике ил арасындагы чиктә чәнечкеле тимер чыбыкны кисте. Көнчыгыш Германиядән меңләгән кеше Маҗарстанга агылды, соңнан, сентябрь аенда алар Австриягә үтә алды.

Шушы вакыйгадан соң Европаның де-факто бүленешенә нокта куелды дип санала.
XS
SM
MD
LG