Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдинеҗат Обаманы Иран эшләренә тыкшынуда гаепләде


Тәһран – Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗат бүген кабат американ президенты Барак Обаманы Иранның эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде.

Иранның рәсми ИРНА агентлыгы Әмәдинеҗатның “Обама үзгәрешләр вәгъдә итте, әммә биргән сүзендә тормый” дигән сүзләрен китерә.

Җомга көнне Обама Американың Иран эшләренә катышуын кире какты, әммә “Иранның дөньяга ачылуын теләгән оппозиция намзәте” Мир Хөсәин Мусавига теләктәшлеген белдергән иде.

Обама шулай ук Иранның иминлек көчләренә оппозициянең каршылык чараларын кырыс бастырган өчен тәнкыйть белдерде.
XS
SM
MD
LG