Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнефть” Украинадагы вәкиллеген яба


Казан – Татарстанның “Татнефть” ширкәте акционерлары ширкәтнең Украинадагы вәкиллеген ябу турында карар кабул иткән.

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу карар Укртатнафта ширкәте белән низагка бәйле түгел.

Ул арада, Коммерсант газеты мәгълүматына караганда, Укртатнафта үзенең бәхәсле 18% хиссәсен сатуга чыгара.

Украинаның Нафтогаз ширкәте бу аукционда катнашу ниятен белдергән. Татнефть ширкәте, бу алыш-биреш канунсыз дип, анда катнашудан баш тарткан.
XS
SM
MD
LG