Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта АКШ гаскәрләренең китүен бәйрәм итәләр


Гыйракта АКШ гаскәрләренең шәһәрләрдән чыгып китүен бәйрәм итәләр. Бу уңайдан оештырылган тантана Багдадта бүген кич булачак. Анда музыкантлар, шагырьләр, җырчылар чыгыш ясарга җыена.

АКШ гаскәрләрен Гыйрактан чыгару турындагы карарларда, бу эш 30нче июньдә тәмамланачак, дип әйтелә. Бу көн Гыйракта дәүләт бәйрәме дип игълан ителгән.

Хәрбиләр шәһәрләрдән чыкканнан соң, 2011 елга кадәр бөтен илдән китәргә тиеш була.
XS
SM
MD
LG