Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ислам кәсебенә өметләнә


Финанс кризисының тискәре йогынтысын ныграк сизгән саен, Русия җитәкчелеге Ислам банклары тәҗрибәсенә ешрак игътибар итә башлады.

Урыс, татар минталитеты белән күп еллар дәвамында Русия икътисадчылары, банкларның процент алмыйча гына яши алуын аңламый иде. Күп кенә белгечләр өчен бу сорау әле дә ачык. Әмма Русия экспертлары арасында Ислам банк системасының бар яктан да камил булуын аңлаучылар да күренә башлады.

Соңгы елларда Русиядә ислам инвестиция ширкәтен ачу кирәклеге турында сөйләшүләр ешайды. Шушы көннәрдә исә, Татарстанда әлеге тармакта беренче адымнар ясалды. Казанда узган “Ислам бизнесы һәм финанслары” җыены барышында илдә беренче ислам инвестиция ширкәте ачылды.

Әлеге килешүне Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Согуд Гәрабстаныннан Ислам тәрәккыять банкының хосусый эшмәкәрлекне үстерү бүлеге, ислам берләшмәсе башлыгы Хәлед әл-Әбүди имзалады.

Русиядә, илнең икътисади тәртипләренә бик үк туры килеп бетмәгән мондый ширкәтнең ачылуына белгеләр төрле фикер белдерә. Берәүләр күптән вакыт иде ди, икенчеләр, ислам икътисады системасы Русиядә яши алмаячак дигән писсимистик караш белдерә.

Әлеге саммитта катнашкан җәмәгать эшлеклесе, икътисад белгечле Әнвәр Юмагулов фикеренчә, Русиягә инде күптәннән икътисадны ислам кануннары буенча алып барырга кирәк.

“Бу форум элегрәк узса, безнең илгә һәм республикага яхшырак булыр иде. Русиядә яшәүче мөселманнарга икътисад тармагында инде күптәннән ислам кануннарына күчергә вакыт. Кризис сәбәпле, хәзер илдә акча җитешми. Ислам кануннарына күчү, хәзерге вакытта Русия банкларын авырлыклардан коткарыр иде.

Бу җыелышта премьер-министр Рөстәм Миңнеханов чыгышы ошады. Ул ислам банклары системасының камил булуын аңлый, бу эшнең Татарстанда башлануын һәм уңышлы дәвам итәчәген ышандырды. Икътисад министры Марат Сафиуллин сүзләренчә, бүген Татарстанда берничә ширкәт һәм банк ислам облигацияләрен чыгарырга тырыша. Бу бик яхшы күренеш, чөнки яңа системага күчү Татарстан банкларын кризистан чыгарырга ярдәм итәчәк”, ди Әнвәр Юмагулов.

Ислам конференциясе оешмасында Русия вәкиле булып торучы Камил Исхаков исә, Русия банкларының ислам кануннарына таянып эшли башлавы, аларның ислам конференциясенә керүче илләр белән элемтәләрен ныгытуы дип кабул итә. “Бу үз чиратында Ислам илләреннән Русиягә күп кенә инвестициянең керәчәген аңлата”, ди Исхаков. Моннан тыш, ул, бүгенгенге көндә Татарстанның Ислам тәрәккыять банкы белән ныклы элемтәдә торуын искәртә. Исхаков сүзләренчә, бүгенге көндә дөньяда 300 ислам банкы эшли. Аларның гомуми капиталы 700 миллиард доллар дип исәпләнә. Ел дәвамында бу банкларда 1 триллион доллар ача эйләнештә йөри. Еллык үсеш 15% тәшкил итә.

Ислам банклары зур процентларга кредитлар биреп эшләмәсә дә, финанс кризисы алдында иң тотрыклы калучылар. Русиядә көнбатыш финанс системасы урнашуы сәбәпле, бу банкларның эшләү тәртипләрен күпләр аңлап та бетерми. “Брокеркредитсервис” инвестиция ширкәте белгече Александр Афинагентов Ислам банкларының эшләү тәртибен болай аңлатты.

“Мәсәлән, сезнең азык-төлек сату кибете бар ди. Сату эшләрен ислам тыймый, киресенчә хуплый гына. Әйтик, сез бер капчык онны 1000 сумнан сатасыз. Әмма башка төбәктә шул ук әйберне шул ук күләмдә 500 сумга алып була, ди. Сез үзегез яши торган җирдә сатыр өчен читтән күпләп он алып кайтмакчы. Әмма акчагыз җитми. Ул вакытта банкка мөрәҗәгать итәсез. Банк бу килешүнең файдалылыгын тикшерә, сезгә акча бирә. Соңыннан исә, табыш алдан килешенгәнчә банк белән эшмәкәр арасында бүленә.

Күренгәнчә, банк бернинди процентлар куймый, билгеле бер эшне башкара һәм табышны бүлешә. Шуңа күрә банклар булмаса, эшмәкәр бернишли алмас иде, эшмәкәр булмаса банклар да акча эшли алмас иде. Димәк, ислам финанс системасында алар бер-берсен тулыландыра”, ди Александр Афинагентов.

Ислам финанс системасының Русиягә үтеп керүе мөмкинме дигәнгә исә, белгеч болай диде.

“Әлбәттә, Русиядә икътисади эшләрне ислам кануннары буенча алып барып була. Әмма моның өчен бу тармактагы барлык кануннарны да үзгәртергә кирәк. Русия икътисадчылары әлеге системаны бераз сәерерәк дип кабул итеп, көнбатыш финанс системасына таянды. Әмма хәзер күп сөйләнә торган кризис нәкъ менә көнбатыш, шул исәптән АКШның финанс системасының камил булмавыннан килеп чыкты. Ислам банклары исә, кризис йогынтысын тоймады. Бүгенге көндә әлеге система үзенең кимчелекле якларын күрсәтмәде. Димәк, ул яшәргә хаклы. Шуңа күрә дә Русиядә көнбатыш финанс моделен гына түгел, ә ислам икътисады системасын да кулланып булачак. Сайлау мөмкинлеге булу һәрвакыт яхшырак”, ди Александр Афинагентов.

Ислам финанс системасы Русиягә кайчан үтеп керәчәк дигәнгә, белгечләр әлегә бер тавыштан җавап бирә алмый. Афинагентов фикеренчә, уйлап карасаң ислам банкларының эшләү тәртибендә русиялеләр кабул итә алмаслык әйберләр юк. Барлык авырлык кануннарда гына, ди ул. Соңгы вакытта Казанда гарәп илләре икътисадчылары, зур түрәләр җыелып, халыкара дәрәҗәдә очрашулар үткәрелә башлаган икән инде, якын арада Татарстанда ислам финанс системасы җәелә башлаячактыр мөгаен, ди “Броккеркредитсервис” инвестиция ширкәте белгече Александр Афинагентов.
XS
SM
MD
LG