Accessibility links

Кайнар хәбәр

Hинди газет-журналга язылдыгыз?


Татарстан басмаларына язылу ахырына якынлаша. 30 июнь көнне газета-журналлар үзләренең киләсе яртыеллыктагы тиражларын күрсәтәчәк.

- Газетка әле язылмадым. Гадәттә, “Аргументы и факты” дигән газет алдырабыз. Татарча газет-журналга язылмыйбыз, чөнки татарча бик начар укыйм. Элек бик күп төрле матбугат алдыра идек.

- Быел газетка язылмадык, әмма аларны укып торабыз. Мин Түбән Кама шәһәреннән. Анда “Туган як” газетын укыйбыз. “Российская газета”, “Власть”ны эштә алдыралар. Аларны эштә кануннарның үзгәреп торуын белеп торыр өчен, дөньяда, үзебездә нинди хәлләр булганын белер өчен. укыйбыз

- Газет-журналларны киосктан сатып алабыз, чөнки ул басма ошамаса, башка вакытта икенчесен алып укыйсың. “Звезда Поволжья”ны укыйм. Анда гел дөресен язалар. Ул газет татар телендә булса иде, тагын дарәхәтләнеп татарча укыр идем. Тагын “Завтра” дигән Русия газетын укыйм .

- Газет-журналларга быел язылып өлгермәдем. Милли матбугаттан “Юлдаш” ошый миңа. Әйтергә кирәк, әдәби журналларда Болгар тематикасына багышланган әйберләр юк.

- Газет-журналларга язылмыймын, чөнки алар ялган мәгълүмат белән тулган. Газет-журналларда хәзер кем акча түли, шуның мәгълүматын бастырып чыгаралар. Хәбәрнең дөреслегенә җаваплылык тотмыйлар.

- Телевидение программасы булган газетка язылабыз һәм төрле сәламәтлек турында булган газетларга язылабыз. Элек бик кызыклы “Вокруг света”, “Крестьянка” дигән журналлар алдыра идек, хәзер акча җиткереп булмый.

-Мин газет укымыйм Анда гел ялган язалар .

- Без Казан Авиация институтының беренче курс студентлары. Бөтенләй газет укымыйбыз. Бөтен мәгълүматны интернеттан алабыз. Әти-әниләр “Моя семья”, “Теленеделя” кебек газет-журналлар алдыралар.

- Ел да “Вечерняя Казань” дигән газетны яздырып алам. Быел да алачакмын.

- Мин актив автор буларак, редакцияләр миңа үзләре яздыралар, почтальоннар почта тартмасына китереп сала. “Казан утлары”, “Идел”журналлларын, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан” “Юлдаш” газетларын. даими укыйм.

- Газетларга язылганым юк, чөнки миңа бер көн Казанда, иртәгә Туймазыда, яисә Чаллыда торырга туры килә. Ә болай газетларны сатып алып укыйм.

- Без Башкортстаннан килдек. Үзебездә басылган “Нефтяник”, газетын алдырабыз. Бар хәбәрне шуннан беләбез. Октябрскийны урыс шәһәре дисәң дә була инде, чөнки анда татарча аз сөйләшәләр. Казанга килгәч мин шакккатам, шулкадәр бөтен җирдә яшьләр дә матур итеп татарча сөйләшә. Кибеткә керсәң дә сатучылар ягымлы итеп эндәшәләр, автобусларда да татарча сөйләшәләр.

- Язылмадык, кризис диеп акчаны кысып тотарга булдык. Мин үзем Әлмәттән. Элек “Знамя труда”, “Спид инфо” кебек газетларга, балалар өчен журналларга языла идек. Татарча газетларны әбибезгә ала идек.

- Мөслимдә “Авыл утлары” район газеты чыга, шуны алдырабыз. “Акчарлак” газетын һәм “Тысяча советов” дигән журналны укыйбыз.

- Ирем “За рулем” журналын алдыра. Без бар мәгълүматны интернеттан алабыз, татарча газетларның да интернет сәхифәләрен укып барабыз.
XS
SM
MD
LG