Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын бер аэробус казага очрады


Агентлыклар хәбәр иткәнчә, Ямән һава юллары очкычының казасында 5 яшьлек бала исән калган. Барлыгы очкычта 153 кеше булган.

Каза сишәмбе иртәсендә Комор утраулары янында була. Очкыч Ямәннән Комор утрауларына бара торган булган. Хәзерге вакытта очкыч кисәкләре һәм берничә кешенең мәете табылуы турында билгеле, очкыч төшкән җирдә 5 яшьлек малай коткарылган, дип хәбәр ителә.

Очкыч төзек булмаган, ул янып киткән, дигән хәбәрләр килә.

Аэробус-310 очкычында күбесенчә Франция һәм Комор утраулары ватандашлары булган. Франция очкычлары һәм корабы Һинд океанында коткару-эзләү чарасына чыкты.

Франция транспорт министры Доминик Бусеро, каза начар һава торышы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, дип белдерде.

1нче июньдә, Франция һава юлларының Аэробус-330 очкычы Атлантик океан өстендә югалган иде. Соңыннан аның казага очравы турында хәбәр ителде. Очкычта булган 228 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG