Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тюркология һәм сәясәт


Русия тюркологлары җыелышында берничә татар галименең протест белдереп чыгып китүе, аларның шәхси кыюлыгын гына түгел, фәндәге рәсми структураларның совет чорындагы төсле янә идеологик коралга әйләнү курынычын да күрсәтте.

Һуманитар, яки социаль фәннәр дигәч тә, аңа кешелекнең иҗтимагый тормышына турыдан-туры бәйле фәннәр керә. Алар тел, әдәбият, тарих, социология кебек төрле өлкәләрдә җыелган мәгълүматны анализлауга таяна һәм бу ягы белән физика, химия, математика кебек төгәл фәннәрдән аерыла. Төгәл, ягъни табигать фәннәрендә ирешелгән нәтиҗә турында бәхес куптару бик кыен – табигать кануннары моңа урын калдырмый. Шул сәбәпле бу фәннәргә сәясәтнең тыкшыну ихтималы да юк диярлек.

Ә менә төгәл булмаган һуманитар фәннәрдә исә хәл башкача – анда бәхәсләшү бертуктаусыз дәвам итә ала. Чөнки күпчелек тарафыннан дөрес дип кабул ителгән кагыйдәләр дә ул фәннәрдә һәрзаман дискуссиягә ачык. Асылда, һуманитар фәннәрнең үсүе, алга китүе турыдан-туры эчке дискуссиягә бәйле. Табигый, бу әйткәннәр фән иреклеге булган илләргә генә карый.

«Азатлык» радиосы хәбәр итүенчә, Казанда үткән Русия тюркологларының еллык җыелышында берничә татар галиме протест белдереп җыелышны ташлап чыгып киткән.

Нәрсә соң ул тюркология? Ул төрки халыкларның тел, диалект һәм шивәләрен, әдәбиятларын, хәтта тарихларын тикшергән бер фән тармагы. Тюркология Русиядә патшалык чорыннан бирле үсеп килгән. Патша һәм совет чорында байтак атаклы тюркологлар өлгереп чыкты әлеге географик киңлектә. Ләкин кызганыч, нәкъ менә төркиләрне тикшерүе сәбәпле бу фән дәүләт сәясәте басымынан, аның тәгълиматыннан, цензурасыннан котыла алмады. Бу хәзер дә шулай.

СССР-ның соңгы елларында чит илләрдәге конференцияләргә совет тюркологларын Мәскәүдәге атаклы бер татар галиме, мәрхүм профессор Әдһәм Тенишев җитәклеп килә иде.

1982 елның җәендә Истанбул университетында үткәрелгән халыкара тюркология конгрессында ике татар галиме - берсе СССР-ны вәкиллек иткән Тенишев, икенчесе АКШ-ны вәкиллек иткән, чыгышы белән Румыния татары профессор Кәмал Карпат бер-берләрен авыр сүзләр белән тәнкыйтьләп чыкты. Карпат СССР-ны төркиләрне кысуда гәепләсә, Тенишев АКШ-ны империализмда гәепләде. Шушы ике татарның, яшәгән илләренең сәяси карашларыннан чыгып, бер-берсен гәепләвен тыңлау асылда бик гыйбрәтле бер нәрсә булды.

1995 елда исә шул ук мәрхүм Тенишев белән Уфада үткәрелгән халыкара тюркология конференциясендә инде миңа бәхәсләшергә туры килде. Ул ясаган чыгышында дөнья тюркологиясенә өлеш керткән чит ил һәм рус галимнәрен санап үтте, әмма кайберләрен телгә алмады. Мин дә үз чыгышымда барлык шушы тюркологларга рәхмәтләремне белдергәннән соң, инде бездә дә тюркологлар өлгерде, мисал өчен, Төркиядә Рәшит Рәхмәти Арат кебекләр бар иде дип, Тенишевнең төрек галимнәрен санга сукмавын әйтеп уздым. Рәшит Рәхмәти дә татар галиме бит югыйсә. Бу очракта да сәясәтнең Әдһәм агайга нинди сүзләр әйттергәнен ишетеп гыйбрәт алдык.

Инде янә Казандагы Русия тюркологлары очрашуына кайтыйк - профессор Хатыйп Миңнегуловның, тюркология турыдан-туры мәктәпләр, милли мәгариф белән бәйле, диюенә, оештыру комитеты рәисе профессор Игорь Кормушин: “Бу безнең җыелышта каралырга тиеш мәсьәләләр түгел”, дип җавап кайтарган. Шуннан соң Миңнегулов һәм тагын берничә галим протест белдереп чыгып киткән.

Игорь Кормушинны мин күптәннән беләм, мин аны хәтта Мәрмәрә Университеты каршындагы Тюркология тикшеренүләре институтына вакытлыча хезмәт итәргә дә чакырган идем. Шунан соң ул Төньяк Кипрдагы төрек университетларында укытты. Кормушин - борынгы төрки ташъязмалары белгече, күп әсәрләр авторы, күренекле галим.

Мин мәрхум Тенишев һәм Кормушинны якыннан белгән шәхес буларак, аларның икесенең дә ягымлы, дустанә һәм яхшы кешеләр икәнен әйтә алам. Ләкин мин китергән мисаллар Тенишевнең дә, Кормушиннең дә фән түгел, ә сәясәт таләп иткәнне эшләүдән башка юл таба алмаганнарын, яки табарга теләмәгәннәрен күрсәтә.

Инде Миңнегулов үрнәгендәге кебек, фән эшлекләре сәясәтчеләр күрсәтә алмаган батырлыкны күрсәтергә мәҗбүрме? Югыйсә хәзерге Русия шартларында фән эшлекләре дә режим солдатларына әверелү боерыгына буйсынсыннармы? Фән эшлеклесе үзенә цензура ясарга тиешме?

Бу фән өчен дә, фән эшлеклесе өчен дә аяныч хәл. Шул сәбәпле дә Русиядәге һуманитар фәннәрнең объективлыгына шик арта бара. Совет чорында бәлки моны аңлап булгандыр – ул заманда бар нәрсәне дәүләти идеология билгели иде, әмма хәзер үзен демократик ил дип атаган Русиядә фән эшлекләре Кормушин кебек беренче чиратта хөкүмәт мәнфәгатеннән чыгып эшли башлый икән, режимнан курку анда димәк чыннан да зур дип әйтергә була.

Профессор Надир Дәүләт
Истанбул, Төркия


Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра
XS
SM
MD
LG