Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ департаментының мөселман дөньясындагы вәкиле билгеләнде


АКШ Дәүләт департаменты беренче тапкыр мөселман илләр өчен махсус вәкилне билгеләде.

Бу вазыйфаны Һиндстанда туган, Америкада үскән мөселман Фара Пандит башкарачак.

АКШ Дәүләт департаментының мөселман дөньясы өчен махсус вәкиле тарихта беренче тапкыр билгеләнә. Президент Обама Каһирәдәге чыгышында АКШның мөселман дөньясы белән араларын яхшыртырга, Азия, Африка һәм Европадагы мөселманнарны тыңларга һәм җавап бирергә вәгъдәләр биргән иде.

Дәүләт департаментының яңа вәкиле шушы яңа сәясәтне тормышка ашырырга тиеш була.

Пандит өчен бу яңа вазыйфа түгел, 2007 елда ул элекке президент Джорж Бушның Европа һәм Евразия мөселманнары белән мөнәсәбәтләрдә төп киңәшче иде. Ул шулай ук Иминлек Шурасында, БМОның Халыкара үсеш Агентлыгында эшләгән.

Яңа вазыйфада Пандит мөселман илләрдә урнашкан АКШ илчелекләрендә булып кайтырга, яшь мөселманнар белән сөйләшергә җыена.
XS
SM
MD
LG