Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Обама белән очрашуга зур өметләр баглый


Русия президенты Дмитрий Медведев, аның АКШ президенты белән киләсе очрашуы Мәскәү һәм Вашингтон арасында мөнәсәбәтләрне үзгәртер дип өметләнә.

Бу хакта ул интернеттагы сәхифәсендә урнаштырылган видео язмада әйтә. Анда Медведев берничә белдерү ясый. Ул илләр арасында мөнәсәбәтләрнең "cалкын сугыш" чоры дәрәҗәсенә кадәр начарлануын, иминлек, террор белән көрәш кебек бергәләп хәл итәргә тиешле проблемаларның барлыгын, илләрнең дөнья алдында җаваплылык тоярга тиешлеген, килешүләр төзү кирәклеге хакында әйтә. Медведев бүгенге көндә АКШ һәм Русияне гомум кешелек кыйммәтләре берләштерә ди.

Барак Обаманың Мәскәүгә сәфәре 6нче июльдә башланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG