Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ рәсми вәкиле мөселманнарны тыңлый башлый


Фара Пандит
Фара Пандит

АКШ Дәүләт департаменты мөселман илләр өчен махсус вәкилне билгеләде. Ул президент Обаманың дөнья мөселманнарын тыңлау вәгъдәсен үтәргә тиеш.

АКШ Департаментының мөселман илләр өчен махсус вәкиле вазыйфасы Һиндстанда туган, Америкада үскән мөселман Фара Пандитка йокләнде.

Ул матбугат очрашуында аңлатмалар биргәндә, бу урында мөселман илләр белән элемтәләр урнаштырырга, аларның АКШ белән араларын яхшырту өчен гадәти булмаган юлларны эзләргә җыенуын әйтте.

Аны бу урынга Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон билгеләде. АКШ Департаментының мөселман илләр өчен махсус вәкиле кебек вазыйфа тарихта беренче тапкыр булдырылды. Президент Обама мөселман дөньясы белән араларны яхшыртырга, Азия, Африка һәм Европадагы мөселманнарны тыңларга һәм җавап бирергә вәгъдәләр биргән иде. Дәүләт департаментының яңа вәкиле шушы яңа сәясәтне тормышка ашырырга тиеш була.

Фара Пандит әлегә төгәл эш планының булмавын әйтә. Ул, кешеләр белән сөйләшергә, аларның нәрсәгә ышануын, нәрсә турында хыялланганын белергә, аларның фикерләрен тыңларга, урыннарда нәрсә булып ятканын аңларга тырышачакмын, диде.

Ул ислам динен тотучы кешеләрнең ни кадәр төрле булуын аңлыйм, ди. АКШта 80 төрле илдән килгән мөселман гомер итә, бу илдә яшәү тәҗрибәсе һинд кызы Пандитка аерымлыкларны тоярга ярдәм иткән икән.

Пандит өчен бу яңа вазыйфа түгел, 2007 елда ул элекке президент Джорж Бушның Европа һәм Евразия мөселманнары белән мөнәсәбәтләрдә төп киңәшче булып эшләгән.

Ул шулай ук Иминлек Шурасында, БМОның Халыкара үсеш агентлыгында эшләгән.

Яңа вазыйфада Пандит мөселман илләрдә урнашкан АКШ илчелекләрендә булып кайтырга, яшь мөселманнар белән сөйләшергә җыена.
XS
SM
MD
LG