Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев милли сәясәттә кемнән үрнәк алмакчы?


Русия президенты Дмитрий Медведев күпмилләтле дәүләттә тынычлык урнаштыру мәсьәләсен уңышлы хәл иткән дәүләтләр арасында СССР һәм АКШны атады.

Шимбә көнне Дмитрий Медведев Борвиха утарында Селигер форумында катнашучы бөр төркем яшьләр белән очрашты. Селигерда җыелган берничә дистә мең яшь кеше бу чараны зур экраннардан карап торды. Бу чараны Кремль яклы яшьләр хәрәкәтләре ел саен уздыра.


Элекке елларда яшьләр белән элекке президент Владимир Путин очраша иде. Форумда хәзер ике җитәкчене дә күтәрәләр. Аларның зур рәсемнәре һәм әйткән сүзләре зур стендка куелган иде, шимбә көнне булган туры элемтәдә дә сәхнәдә, сул якта Дмитрий Медведев фикере, уң якта Владимир Путинның сүзләре эленде.

Дмитрий Медведев яшьләр белән очрашуда берничә белдерү ясады һәм яшьләрнең чыгышларын тыңлады.

“Русия һәркем өчен” иҗтимагый оешманың вәкиле милләтара низаглар мәсьәләсен күтәрде. Ул президентка яшьләр арасында бар милләтләргә хөрмәт тәрбияләү юнәлешендә нинди чараларның үткәрелүен сөйләде.

Активист кыз мәктәпләрдә 1нче сентябрьдә "Тынычлык дәресләрендә" милләтара татулык турында сөйли башлау турында тәкъдим кертте. Дмитрий Медведев бу идеяны яклап чыкты.

Ул милләтара низаглар, ксенофобия Русиядә соңгы елларда барлыкка килде диде. Советлар Берлеге заманында башка бик күп проблемалар булса да, ксенофобия, милләтчелек проблемасы юк иде, диде ул.

Хәзер хәлләр катлауланды, илдә милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияле итеп төзү өчен эшләргә кирәк, диде Медведев.

Үрнәк алырлык мисал итеп “американ милләте” өчен каркас төзегән АКШ атады.

XS
SM
MD
LG