Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда британ-грек журналисты иреккә чыкты


Иранда "Вашингтон таймс" өчен эшләүче британ-грек журналисты иреккә чыгарылган. Журналист Тәһранда каршылык чаралары вакытында кулга алынган иде. Иран эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Ясон Атанасиадис-Фоуден "журналистик һөнәренә туры килмәгән эшчәнлек алып баруда гаепләнеп" кулга алынган булган. Иран чит ил журналистларына Тәһрандагы протест чараларын яктыртуны тыйган иде.

Тәһран полициясе кулга алынган 1032 кешенең өчтән бер өлешенең иреккә чыгарылганын хәбәр итте. Бүген Британиянен Ирандагы илчелеге вәкиленең дә иреккә чыгарылуы көтелә. Илчелекнең 9 хезмәткәре "тәртипсезлекләргә чакыруда" гаепләнеп кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG