Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь җитәкчене картракка алыштыру


Башкортстан президенты хакияте башлыгын яңарту игътибар үзәнгендә кала.

Президент хакимияте башлыгы 42 яшьлек Азамат Сәгыйтов вазыйфасыннан алынып, аның урынына быел декабрь аенда 60 яшен тутырачак Николай Курапов билгеләнгән иде.

Башкортстан президенты хакимиятнең элекке эчке сәясәт идарәсе хезмәткәре Урал Хәсәнов бу билгеләүне “Кураповны президент вазыйфасына үрләтү өчен” дип саный.

Башкортстанның берләшкән оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов та шундый фикердә. Башкортстан президентының матбугат үзәге җитәкчесе Морзагалиев исә әлеге билгеләүне “кризис шартларында эшчәнлек нәтиҗәлелеген үстерү өчен” дип белдерде.
XS
SM
MD
LG