Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия корал кыскарту ниятен белдерде


АКШ президенты Барак Обаманың Мәскәүгә сәфәренең беренче көне Русия президенты Дмитрий Медведев белән берлектә матбугат очрашуы белән тәмамланды. Ике җитәкче дә эшлекле ачык сөйләшүләр булганын белдерде.

Обама һәм Медведев атом коралын киметү нияте турындагы килешүгә кул куйды. Килешү 7 елга имзаланды. Бу вакыт эчендә ике ил дә 1500-1675 тирәсе сугыш чукмарын кыскартырга тиеш була.

Обама һәм Медведев шулай ук террорга һәм наркотик сатуга каршы көрәштә хезмәттәшлек итәргә, сәүдә һәм фәнни мөнәсәбәтләрне арттырырга килеште.

Русия АКШка үз һава киңлеге аша Әфганстанга хәрбиләр һәм корал китертүне рөхсәт итте. АКШ һәм Русия узган елда Грузия белән сугыштан соң туктатылган ике ил арасындагы хәрби хезмәттәшлекне яңарту турында килеште.
XS
SM
MD
LG