Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обаманы кара тәнлеләр аеруча көтте


Барак Обаманың Русиягә беренче сәфәре, кара тәнле русиялеләр өчен аерым мәгънәгә ия. Аларның кайберләре, аларга да юл ачылыр дип өметләнә.

АКШ беренче кара тәнле президенты Барак Обама Русиядәге африкан кыяфәтле кешеләрнең дә хыялларын тормышка ашырды. Алар Русиядә бик аз һәм соңгы елларда аларга мөнәсәбәт начар якка үзгәрде.

Журналист Елена Ханга Русиядә туып үскән, монда белем алган. Ханга газеталарда, телевидениедә эшләгән, НТВ каналында төнге эфирда популяр тапшыру алып барган иде.

Елена Ханга, кара тәнле кеше буларак, Барак Обамага башка күз белән карый, аның өчен АКШ президентының Мәскәүгә сәфәре аерым мәгънәгә ия.


“Ул минем бабай һәм әбиемнең хыялын тормышка ашырды. Алар рассачыл cәясәттән качып АКШтан киткән булган. Кара кешенең президент булып сайлануы аларның төшләренә дә кермәгән. Минем әбием ак тәнле булган, бабам кара тәнле булган. Алар шундый катнаш гаиләләргә тыныч шартларда яшәргә мөмкинлек бирелүе турында хыялланган”, ди Ханга.

Аның кара тәнле бабасы Оливер Голден АКШта коммунистлар фиркасе әгъзасе булган, ул үзенең поляк хатыны һәм бер төркем американнар белән яңа җәмгыятне төзергә СССРга күчеп киткән.

Кара тәнле Голден Узбәкстәнда, мамык җитештерүдә эшләгән. Анда аларның Лили исемле кызлары туган. Елена Ханга, бабай бик каты эшләгән булган, әнине дә тырышып эшләргә өйрәткән, дип сөйли.

Себердә бердәнбер булып кара!

Советлар Берлегендә Африка дәүләтләреннән чыккан яшьләрне СССРның югары уку йортларында белем алырга чакыралар иде.
Алар укып китте, СССРда өйләнеп, бала табып калучылар да булды. Хәзер дә килүчеләр бар.

Русиядә кара тәнле кешеләр бик аз. Кайбер саннарга караганда Африкалы гаиләдә үскән яки катнаш никахта туган кара тәнле русиялеләрнең саны 40-70 мең тирәсендә.

“Современник” театры артисты Григорий Сиятинда, Төмән каласында бердәнбер кара тәнле кеше булган.

Сиятинда балачакта рассачыл мөнәсәбәтне сизмәсә дә, әдәплелек чикләреннән чыга торган чамадан тыш игътибар булуын әйтә.

Хәзер Григорий Сиятинда Мәскәүдә атаклы театрда эшли, киноларда төшә. Ул Русиядә шактый популяр артист.

Игътибар агрессиягә әйләнде.

Советлар заманында башланган хезмәттәшекне дәвам иттереп, Африка илләреннән кара тәнле студентлар һаман да Русия югары уку йортларына белем алырга килә. Алар Татарстан һәм Башкорстанда да бар.

Әмма соңгы елларда кара тәнле студентларга мөнәсәбәт үзгәрде. Хәзер аларга гаҗәеп, экзотик әйбергә кебек карамыйлар. Чамадын тыш игътибар кайбер очракларда агрессиягә әйләнә. Воронеж каласының яман аты шулай таралды. Анда кара тәнле студент үтерелгән иде. Казан һәм Уфада да Африка дәүләтләреннән килгән укучыларны кыйнаган булганнар. Мәскәү һәм Петербурда да һөҗүмнәр еш була.

"Сова" үзәге мәгълүматларына караганда, милләтара нәфрәт аркасында Русиядә 2008 елда 97 кеше үтерелгән.

Күбесенчә һөҗүмнәргә Азия халыклары дучар булса да, Русиядәге кара тәнле кешеләргә дә тынычлык юк.

Журналист Елена Ханга, СССРда АКШтагы кебек рассачыл проблемалар булмаса да, кыенлылар барлыгын искә ала. Ул Барак Обаманың беренче сәфәре Русиядәге кара тәнлеләр өчен сәясәткә, фәнгә, башка өлкәләргә юл ачыр дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG