Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солана Европа Берлегендәге вазыйфасыннан китә


Европа Берлегенең тышкы сәясәте өчен җаваплы вәкиле Хавьер Солана бу вазыйфага башка дәгъва итмиячәге турында белдерде. Би-би-си хәбәр итүенчә, Солананың бу вазыйфасындагы мөддәте октябрь аенда тәмамлана. Аның сәркәтибе сүзләренә караганда, "Солана башка эшкә күчә".

Солана Лиссабон килешүе нәтиҗәсендә Европа Комиссиясендә тышкы сәясәт эшләрен багучы вазыйфага төп намзәтләрнең берсе иде.
XS
SM
MD
LG