Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обаманың Русия сәфәре: халыкның карашы үзгәрә


Барак Обама Кушма Штатлар президенты буларак бу атнада беренче тапкыр Русиягә сәфәр кылды. Мәскәүдәге очрашулары вакытында ул АКШ белән Русия арасында мөнәсәбәтләрне җайлауга басым ясады.

Барак Обама беренче тапкыр Русиядә моннан 4 ел элек булган. Ул чакта сенаторны берничә сәгать һава аланында тоткарланганнар.

Демократлар партиясеннән яшь сенатор Обама үзенең хезмәттәше Ричард Лугар белән белән Русия атом объектларын карау өчен Пермь шәһәренә килә.

Аннан очып китәр алдыннан дипломатик статуска карамастан, чик сакчылары аларның очкычын тикшерүне таләп итә башлый һәм моңа каршы килгән сенаторларны 3 сәгать дәвамында һава аланында тоталар.

Бу юлы Обаманы Мәскәү Кремльнең купшы залында каршы алдылар. Русия президенты Дмитрий Медведев аның белән очрашуны бик мөһим дип билгеләп узды.

«Бик ачык һәм эшлекле сөйләшү узды. Бу безнең ил һәм Кушма Штатлар өчен дә көткән очрашу булды. Чөнки ул безнең илләр киләчәген генә хәл итми, ә бөтен дөнья үсеше перспективаларын үз эченә ала», диде Русия президенты.

Обама Русия икътисад мәктәбе студентлары алдында чыгыш ясаганда тышкы сәясәт өлкәсендә иске карашлар, иске фикер йөртүләргә борчылу белдерде. Аның сүзләренчә, 20 гасырдан Русия яисә Американың бер-берсенә каршы торып кына үз-үзен таныта алачак дигән караш әле дә саклана.

«Бу дөрес түгел. 2009 елны бөек державага инде башка илләрне кимсетеп, үз көчен күрсәтү кирәкми. Империяләрнең шахмат тактасындагы уенчыклар кебек суверен дәүләтләр белән уйнау вакытлары узды», диде Обама.

Ул мисал итеп Грузияне китерде. Кушма Штатлар президенты сүзләренчә, дәүләтләр бер-берсе белән мөнәсәбәтләр булдырганда, һичшиксез әлеге илләрнең суверенитетын танырга тиеш. Ягъни, Мәскәү бөек ил исемен күршеләре белән көрәшеп түгел, ә корал җәелүен булдырмау, экстремизмга каршы көрәш аркылы алырга тиеш.

Обама шул ук вакытта демократик идәрә, кеше хокуклары һәм сүз иреге мәсьәләсен дә күтәрде.

«Үз халкына хезмәт иткән хакимиятләр киләчәктә чәчәк атачак. Бары тик үзен генә кайгыртакан җитәкчеләрнең эше барып чыкмаячак», диде ул.

Кушма Штатлар президентының әлеге чыгышлары Русия халкы тарафыннан бик уңай кабул ителде.

Узган ел Русия массакүләм мәгълүмат чаралары, Америка котыртуы нәтиҗәсендә Грузия һөҗүм башлады дигән мәгълүмат таратканнан соң, халык Вашингтонны низагның төп сәбәпчесе итеп күрә башлады.

Шулай ук Американың Европа ракета калканын урнаштырырга җыенуы турындагы хәбәрләр дә тискәре мөнәсәбәт уятуга китерде.

Әмма Обаманың сәфәреннән соң, халыкның карашы үзгәргән кебек тоелды.

«Обама бик яхшы, кеше, дипломат, сабыр кебек тоела», ди Мәскәүдә яшәүче Вероника Трофимова.

Тагын бер мәскәүле Алексей Чадаев сүзләренчә, соңгы 20 ел дәвердә безнең Америкага караш яхшыдан начарга үзгәреп килде.

«Хәзер хәл кирегә таба китте», диде ул.

Русиядә танылган журналист Евгений Кисилев әйтүенчә, Америкага дошмани караш Русия сәяси системасының бер өлешенә әверелде һәм аны бетерү өчен әле шактый вакыт кирәк булачак.
XS
SM
MD
LG