Accessibility links

Корылтай һәм конгресс белдерүенә фикер төрле


Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев уртак белдерү уңаеннан фикерен белдерә
Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев уртак белдерү уңаеннан фикерен белдерә

Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисләре куйган күмәк белдерүне Чаллы өйрәнеп, аңа бәя бирәләр. Берәүләр аны хупласа, икенчеләр тәнкыйтьли.

Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе Румил Азнабаев һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров имзасы белән дөнья күргән күмәк белдерү Чаллы ТИҮ-нең чираттагы җыенында укылды, аңа беркадәр бәя бирелде. Белдерү белән Милли Мәҗлес вәкилләре дә таныш. Шуларның берсе, Фаик Таҗиев. Ул әлеге белдерүнең уңай якларын да күрә, килешмәгән мизгелләрен дә ачыклаган.

“Бу белдерүнең дөньяга килүе, әлбәттә, уңай күренеш, үзенең күмәклеге белән. Әлеге белдерүдә кызганычка каршы тешсез, адрессыз һәм мәгънәви төгәлсезлекләр дә бар. Мәсьәлән, анда “хәкимият вертикале” дигән төшенчәне тәкыйтьләгәндә: “КПСС тоталитар режимы җимерелгәннән соң барлыкка килгән яңа Русия федератив һәм демократик дәүләтчелегенең нигезен җимерде”, дип язылган. Әмма Русиядә чын федерациянең дә, демократиянең дә әлегә булганы юк. Режимның әле бер, әле икенче яктан сугуын демократик үзгәрешләр дип карау дип дөрес булмас”, ди ул.

Асылда Русиядә СССРдагыдан тоталитаррак режим

Фаик Таҗиев фикеренчә, бүген шундый шофинистик режим ныгый бара. Сталинизмның тамыры репрессив аппаратта иде, ә ул аппарат Сталин асылы белән үзгәрешсез калды. БМОның 1966 елда халыкларның үзбилгеләнүен яклап кабул иткән Паттон 10 елдан артык вакытта онытып торган татар һәм башкорт корылтае уянып киткәндәй, милли мәнфәгатьләребезгә куркыныч янаганын абайлап алган. Бу турыда “Милли Мәҗлес” чаң сукканда әлеге оешмалар су капкандай тордылар.

Таҗиев башкорт күршеләренең ихласлыгына ышанып бетми

Күптән түгел башкорт халкының Олы җыены быелның 9 маенда резолюция кабул итте. Анда АКШ президентына “Буйсындырылган милләтләр” турындагы каннунны гамәлдән чыгаруны сорап язган юллар да бар. “Имеш, Идел-Урал халыклары төшенчәсен Свердлов-Троцкий, Гитлер-Геббельс кына кулланганнар, Идел, Урал халыклары, башкортлар беркайчан да кол булмаганнар икән. Чөнки, гомерләрен кызганмыйча үз Ватаннары Русияне яклаганнар. Әмма, буйсындырылган халыклар, һәрхәлдә халыкара нормаларга таянып кына, бүтән дәүләтләр теләктәшлеге белән иреккә чыгарга мөмкин”, дигән фикердә Фаик Таҗиев.

Уртак белдерү – зур вакыйга


Чаллы ТИҮ рәисе Рафис Кашапов исә, уртак белдерү – зур вакыйга, ди. Алар башкорт корылтае һәм татар конгрессы тарафыннан кабул ителгән күмәк белдерүне соңгы утырышта өйрәнгәннәр. Рәфис Кашапов белдерү уңаеннан “Милли компонент бетерелү уңаеннан Иделбуе, Кавказ, Себер халыклары күтәрелеп чыкты. Каршылык чаралары үткәрде. Туган телне, тарихны өйрәнүгә алар битараф түгел, көрәшәләр. Әлеге белдерүне башкорт һәм татар җыеннары кабул иткән икән, бик зур вакыйга.

Милли компонент мәсьәләсе Барак Обамага да билгеле

Моннан бер атна элек Марат Мөлеков исемендәге БТИҮ АКШ президенты Барак Обамага милләт мәнфәгатьләре кысылу турында хат яздылар. "Бу бик вакытлы. АКШ президенты мөселман булган, кара тәнле кеше. Ул заманында Америкада кара тәнлеләрнең кыен күрүләрен белә. Хәзер анда кара тәнлеләр ак тәнлеләр белән тигез хокук яулады. Без уйлыйбыз, Барак Обама БТИҮ мөрәҗәгатенә битараф калмас", ди Р.Кашапов.
XS
SM
MD
LG