Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Грузиянең сепаратист төбәгендә булды


Русия президенты Дмитрий Медведев Грузиядән аерылырга теләүче Көньяк Осетиядә булып сепаратист президент Едуард Кокойты белән очрашты.

Русия хәбәр агентлыклары Медведевның бу төбәк белән саклану өлкәсендә хезмәттәшлекне арттырырга чакыруын белдерә.

Медведев шулай ук төбәкне икътисадый һәм социаль төзекләндерү өлкәсенә караган берничә проектның да булуын белдерде.

Былтыр август аенда Русия белән Грузия арасындагы сугыштан соң Көньяк Осетия һәм Абхазия Грузиядән бәйсезлек игълан итте.

Шуннан соң тиз арада Мәскәү аларның бәйсезлеген танып алар белән чик саклау килешүләре төзеде.

Грузия исә бу төбәкләр басып алынган Грузия җирләре дип саный. Грузиянең берләштерү министры Темури Якобашвили Медведевның бу сәфәрен “провокация” ди атады.
XS
SM
MD
LG