Русия Новороссийскида яңа хәрби диңгез базасы төзесә дә, Украинаның Кырымдагы Акъяр базасының аренда мөддәте тәмамлангач, аннан китәргә җыенмавын белдерде. Көньяк Осетиягә бәйле былтыргы Русия-Грузия сугышыннан соң Русия хәрбиләре күпләп урнашкан Кырымда да сепаратист көчләрнең активлаша баруы Киевны нык борчый. Украина Русиянең Федераль иминлек хезмәте ФСБга ел ахырына Кырымнан китәргә кушты.
Русия кораллы көчләренең баш идәрәсе җитәкчесе Николай Макаров “Без Акъярдан китү максаты куймыйбыз”, - дип белдерде.
Русиянең Кара диңгез флоты 1997-дә 20 елга төзелгән килешү нигезендә Акъяр портында тора.
Бу килешүне озайту мәсьәләсе Мәскәү-Киев мөнәсәбәтләрендәге иң бәхәсле мәсьәләләрнең берсе. НАТОга кушылу ниятен белдереп килүче Украина җитәкчелеге 2017 елдан соң килешүне озайту мөмкинлеген кире кага.
Русиянең Новороссийскидагы яңа хәрби диңгез базасы исә 2016 елга төзелеп бетәр дип көтелә.
Әмма Макаров сүзләреннән аңлашылуынча Мәскәү Новороссийски ныгытмасын Акъярдагысына өстәмә итеп кенә төзи.
“Беренче чиратта Новороссийски хәрби базасындагы барлык бәйләнешләрне һәм бүлекләрне урнаштырырга телибез. Хәлләр төрле юнәлештә китәргә мөмкин, һәм без Кара диңгез флотын Новороссийскида төзү һәм урнаштыруга игътибар юнәлтәбез”, - диде Баш хәрби идарә җитәкчесе.
Көньяк Осетиянең күпчелек халкына Русия паспортлары тараткан Мәскәү узган елның август аенда үз ватандашларын яклау сылтавы белән Грузиягә каршы сугыш башлаганнан соң кайбер күзәтүчеләр Кырымда да шундый ук вакыйгаларның кабатлану мөмкинлеген фаразлады.
Шулай ук Кырымда да Русиянең үз паспортларын таратуы турында хәбәрләр чыкты. Русия хәрби базасы урнашкан Кырымда Украинадан аерылып Русиягә кушылуны яклаучы көчләрнең активлашып китүе Киевны нык борчый.
Акъярда һәм Кырымда иминлек сәясәтен көчәйтүче Украина иминлек хезмәте СБУ Кырымдагы сепаратист көчләрне яклаучы дип исәпләнелгән ФСБга 14 декабрьгә кадәр Кырымнан китәргә кушты. СБУ башлыгы Валентин Налывайченко, әгәр дә шул көнгә кадәр ФСБ китмәсә, алар җинаять җаваплылыгына ия булачак. Җинаять кодексында шпионлык матдәсе бар диде.
Акъярда хәзер рәсми рәвештә 19 ФСБ хезмәткәре эшли. ФСБ һәрвакыт андагы сепаратист, НАТОга һәм АКШка каршы көчләрне һәм фиркаләрне яклап килде дип санала, хәтта сивиль киемдәге Кара диңгез флоты хезмәткәрләрен протест чараларына җибәрүдә шикләнелә.
Налывайченко ФСБның Акъярда эшләү рөхсәтен гамәлдән чыгару карарын ФСБның үз эшчәнлеген хәрби база белән генә чикләмәвенә бәйләде.
Украина парламентының ил иминлеген һәм саклану комитеты әгъзасы Олександр Скыбинетски Украинадагы күпчелек иминлек белгечләре исәпләвенчә, Украина суверенлыгына каршы килүче төрле төркемнәрне һәм протест хәрәкәтләрен ФСБ идарә итә диде.
СБУ сепаратистларга каршы җинаять эше ачты һәм аларның җитәкчеләрен тикшерә башлады.
Борчылуның икенче сәбәбе авыр финанс хәлендәге украин ватандашларын чит илнең күзләү хезмәте акча белән җәлеп итеп хезмәттәшлеккә тарту мөмкинлеге.
Русия тышкы эшләр министрлыгы исә ФСБ Акъярда Кара диңгез флотына бәйле имзаланган килешүләр нигезендә эшли. Аларның китүе дә үзара килешү нигезендә генә була ала ди.
Русия хәрби фаразлау үзәге дип аталган аналитик үзәк башлыгы Анатолий Цыганок ФСБ Украинаның таләбенә буйсынмас дип исәпли.
БДБ интитуты вәкиле Кирил Фролов исә Русия Украинаның бу гамәленә үзенең каты җавабын бирәчәк ди. Әмма Русиянең ничек җавап бирәчәге әлегә билгесез булып кала.