Accessibility links

Кайнар хәбәр

24 районда гадәттән тыш хәл


Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы 300 мең гектарга якын мәйданда игеннәр корыган дип 16 июльдә гадәттән тыш хәл игълан итте.

Республиканың Актаныш районы халкы, бездә яңгыр бик аз яуды, шуңа быел рекордлы уңыш алу турында уйлап та булмый, булганын югалтмыйча җыеп алырга кирәк, дип кәефсезләнә. Шул ук сүзләрне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та белдерә. Алар 2008 елда Татарстан буенча иң күп икмәк җыйган, корылык Татарстанның игенчелек тармагына шактый зыян салганга 16 июльдә республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы гадәттән тыш хәл дә игълан итте.

“Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы рәсми рәвештә 300 гектарга якын бөртеклеләр һәм техник культуралар һәлак булды дип әйтә. Бу сан тагын да күбрәк булырга мөмкин. Чөнки республиканың һава торышын күзәтү үзәге 18 районда корылык хөкем сөрде ди, ә чынлыкта исә ул күбрәк районда булды,” ди “Җир сулышы” газетасы баш мөхәррире Раиф Гыймадиев.
Илдус Габдрахманов


Корылык аркасында икмәк югалту хәбәре мәгълүмат чараларында төрлечә яктыртыла башлады. Кайберәүләр берничә көн элек Татарстанда гадәттән тыш хәл дә кертелгән дип чаң сугарга ашыкты. Ләкин 16 июльдә республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов: “Бүген Татарстанда гадәттән тыш хәл кертелде” ди. Һәм ул корылыкка эләккән республиканың көньяк көнбатыш һәм Иделнең аръягында урнашкан 24 районны атады.

Моңа бәйле рәвештә быел Татарстан башка еллардагы кебек рекордлы уңыш җыя алмаячак, югалтулар миллионнар белән исәпләнә.


Инде алданрак республика президенты Миңтимер Шәймиевның Татарстан авыл хуҗалыгының авыр хәлдә калуын аңлатып Мәскәгә хат юллавы турында хәбәрләр булган иде. Моны министр ярдәмчесе Илдус Габдрахманов та раслады. Анда сүз материль ярдәм сорау һәм кредитларны кайтару вакытларын кичектерү турында барган.

Кредитларга килгәндә, Гыймадиев та республикадагы хуҗалыкларның кыр эшләре өчен күп акча сарыф итүләрен һәм бөртеклеләр тиешле күләмдә җыелмау аркасында авыр хәлдә калачакларын әйтте. Хәтта ки банкротлык куркынычы да янарга мөмкин икән.

Халык корылык аркасында ипи бәяләре кискен артачак дип сөйли. Бу проблемага карата Габдрахманов: “ Төгәл әйтә алмыйм, Русия буенча икмәк 85 миллион тонна җыелыр дип көтелә, ә инде ипи бәяләре ничек булыр монсына мин җавап бирә алмыйм,” ди.

Раиф Гыймадиев исә ипи бәяләре күтәреләчәк дигән фикердә. Ул Русиядә генә түгел, башка игенчелек белән шөгыльләнүче илләрдә дә уңыш аз булачак, корылык, су басулар комачаулады дип белдерә.
XS
SM
MD
LG