Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җакартада һөҗүмдә 9 кеше һәлак булды


Индонезия башкаласы Җакартадагы Мариотт һәм Ритц-Карлтон кунакханәләрендә бер бер артлы булган шартлауларда кимендә 9 кеше һәлак булды, 48 кеше яраланды. Затлы кунакханәләр башкаланың үзәгендә урнашкан.

Шартлаулар иртәнге 8 тулганда кунаклар иртәнге аш ашаган җирләрдә булган.

Полиция хәбәр итүенчә Мариотт отелендә тагын бер шартламган бомба табылган.

Яраланганнар арасында җирле халык һәм чит ил кешеләре бар. Хастаханәгә салынучылар арасында Көньяк Корея, Австралия һәм АКШ ватандашлары булуы хәбәр ителә.

Шартлау урынына 2 атна элек кабат президент булып сайланган Сусило Бамбанг Юдхойоно килде.

2002 елда Индонезиянең Бали утравында булган террор гамәлендә 202 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG