Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакиев: Кыргазстанда икенче Русия базасы булмаячак


Кыргызстан президенты Корманбәк Бакиев илдә тагын бер Русия хәрби базасы булмаячак, дип белдерде.

Узган атнада Русия хөкүмәтендәге чыганаклар Мәскәү Кыргызстанның Ош шәһәрендә яңа база төзиячәк, дип хәбәр иткән иде.

Бу мәгълүмат нигезендә база Бердәм иминлек оешмасы килешүенә кертелергә тиеш булыр иде. Оешмага Русия, Кыргызстан һәм элекке Советлар Берлегенең тагын 5 дәүләте керә.
XS
SM
MD
LG