Чечня президенты Рамзан Кадыров кеше хокукларын яклаучы һәм журналист Наталья Эстемированың үлеменә катнашы булуын кире какты һәм Мемориал кеше хокуклары үзәген мәхкәмәгә бирәчәген белдерде.
Мемориал хокук яклау оешмасы башлыгы Олег Орлов Эстемированың үлеме артында Кадыров тора, дип белдергән иде. Кадыров бу гаепләүне кире кагып Орловның үзенә шалтраткан, дип хәбәр ителә.
Эстемирова чәршәмбе көнне Грозныйда урланган һәм берничә сәгатьтән аның мәете Ингушетиядә табылган иде.