Accessibility links

Гыйрак депутаты төрмәләрдәге азаплаулар турында


Гыйрак парламенты әгъзасы Сәлим Габдулла Гыйрак төрмәләрендә тоткыннарны мыскыллау АКШ хәрбиләрнең тоткыннарны мыскыллавы белән яманаты чыккан Әбү-Грайб төрмәсендәгегә тиң дип белдерде.

Габдулла күптән түгел төрмәдән чыкканнар белән очрашканлыгын һәм аларның үз тәннәрендәге мыскыллау эзләрен күрсәткәнлеген белдерде.

Элекке тоткыннар шулай ук төрмә хезмәткәрләренең гаеп таныту өчен аларны ничек кыйнавы турында да сөйләгән.
XS
SM
MD
LG