Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс: Әфганстанда киләсе җәйгә тәрәккыять кирәк


Роберт Гейтс
Роберт Гейтс

АКШ саклану министры Роберт Гейтс Әфган сугышында җиңү мөмкин түгел дигән уй тумасын өчен анда бер ел эчендә тәрәккыять күрсәтергә кирәк ди.

Гейтс халык Әфган сугышында җиңү мөмкин түгел дип уйлый башламасын өчен анда АКШ җитәкчелегендәге көчләр киләсе җәйгә тәрәккыять күрсәтергә тиеш диде.

Саклану министры The Los Angeles Times газетына Әфганстанда Талибанны җиңү өчен озак вакыт кирәк булачак, АКШ бер ел эчендә генә җиңүгә ирешә алмаячак дип белдерде.

Шулай да АКШ көчләре бер ел эчендә вәзгыятьне үзгәртә башларга тиеш, шулай булмаса, халыкның яклавын югалтачакбыз ди Гейтс.

Якшәмбе көнне исә Әфганстанның көньягындагы Кандаһар шәһәрендә НАТО хәрби базасында Русиянең хәрби булмаган боралагы төшеп җимерелде.

НАТО вәкиле әйтүенчә, 16 кеше һәлак булган, 5 кеше яраланган.

Боралакны дошман уты бәреп төшергән дип уйларга сәбәп юк диелә.

Русиянең Федераль һава транспорты идарәсе Русиядә ясалган Ми-8 боралагының җирдән күтәрелеп киткәндә төшеп җимерелүе турында белдерә.

Интерфакс агентлыгы боралакның Вертикаль-Т Русия һава ширкәтенеке булганлыгын хәбәр итә.

Боралакта Русия ватандашлары булмаган диелә.

Казада үлгәннәрнең кайсы ил ваташдашлары булуы хәбәр ителми.

Аларның барысы да сивиль кешеләр булган дип исәпләнелә.

Әфганстандагы АКШ хәрбиләре Талибанның узган айда тотык итеп алынган американ солдаты төшерелгән видеоязма чыгаруын хөкем итте.

Хәрбиләр сүзчесе, капитан Дҗон Сток ул хәрбине пропаганда максатында куллану халыкара кануннарга каршы килә диде.

23 яшьлек Боу Бергдаал Әфганстанның көнчыгышындагы хәрби базадан 30 июньдә югалган.

Видеода аның ятакта ашап утыруы күрсәтелә.

Ул хәрби кизүдән арттарак калгач тотык итеп алынганлыгын әйтә.

28 минутлык бу видеода тотык алучыларның инглизчә сорауларына җавап биреп ул солдат сугыш, Ислам һәм АКШ хәрбиләренең әхлагы турында үз фикерләрен әйтә.
XS
SM
MD
LG