Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров "Мемориал" җитәкчесен мәхкамәгә бирә


Чечня президенты Рамзан Кадыров “Мемориал” кеше хокуклары яклау үзәге җитәкчесе Олег Орловны яла ягуда гаепләп Мәскәү эчке эшләр идарәсенә аңа каршы җинаять эше ачуны сорап мөрәҗәгать итте.

Гаризаны Кадыровның адвокаты Андрей Красненков тапшырган.

Орлов хокук яклаучы Наталья Эстемированың үтерелүе өчен Кадыровны гаепләгән иде.

Төньяк Кавказда кешеләрне үтерү, азаплау һәм урлап алып китүләрне тикшерүче Эстемирова узган чәршәмбе үтерелде.
XS
SM
MD
LG