Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: Киев белән мөнәсәбәтләргә зыян булмаячак


Байден (сулда) белән Ющенко (уңда)
Байден (сулда) белән Ющенко (уңда)

Киевка килгән АКШ вице-президенты Дҗо Байден Вашингтон-Мәскәү мөнәсәбәтләрен җайлау Украина хисабына булмаячагына ашындыра.

Дүшәмбе көнне Киевка килгән АКШ вице-президенты Дҗо Байден сишәмбе илдәге төп сәяси көндәшләр - президент Виктор Ющенко, премьер-министр Юлия Тимошенко, Төбәкләр фиркасе җитәкчесе Виктор Янукович һәм оппозиция җитәкчесе Арсений Яценюк белән очрашты.

Алдагы кышта, гыйнвар аенда үтәчәк президент сайлауда әлеге сәясәтчеләрнең дүртесе дә хакимият өчен көрәшәчәк.

Байден Украинаның борчылуларын бастырырга тырышты, президент Барак Обаманың Русия белән бозылган мөнәсәбәтләрне җайлау тырышлыклары Украинаның Көнбатышка интеграцияләнү омтылышларына АКШның яклавын киметмәячәк дип ышандырды.

Украина президенты Виктор Ющенко белән уртак матбугат очрашуында Байден “Белүегезчә, президент әфәнде, Без Русия белән мөнәсәбәтләрне җайларга тырышабыз. Әмма мин сезне һәм барлык Украина халкын шуңа ышандырам, бу Украина хисабына булмаячак. Киресенчә, бу чынлыкта Украина файдасына гына булачак дип исәплим”, - диде.

Байден Вашингтон Украинаның НАТОга кушылу ниятен яклый, Киев тышкы сәясәттә кем белән булуын ирекле рәвештә сайлый ала диде.

“Әгәр дә сез Евро-Атлантик беректәшлегенә керергә теләсәгез, без моны нык хуплыйбыз. Кабатлап әйтергә телим, без бернинди тәэсир зоналарын танымыйбыз. Без кемнең дә булса сезгә яки башка берәр илгә кайсы беректәшлеккә керү яки нинди бәйләнешләрдә тору турында фәрман бирү хокукы булуын танымыйбыз”, - диде вице-президент.

Украина җитәкчесе исә тагын бер мәртәбә Киевның НАТОга кушылу теләген белдерде.

“Украинаның милли иминлек канунында әйтелгәнчә, милли иминлекне тәэмин итүнең иң яхшы чаралары Евро-Атлантик чаралар”, - диде Ющенко.

Чәршәмбе-пәнҗешәмбе Байден Грузиядә булачак. Тифлистә дә ул шундый ук сүзләр әйтер дип көтелә.

Шулай да бу сәфәрдә АКШ вице-президенты белән бергә йөрүче Азатлык хәбәрчесе Браян Уайтмор әйтүенчә, Байден шулай ук кайбер шартлар да куяр дип көтелә.

Браян Уайтмор
“Бу сәфәрнең гомуми максаты икеяклы. Берьяктан Русия белән мөнәсәбәтләрне җайлау һәм президент Обаманың Мәскәү сәфәреннән соң вице-президент Украинаны да, Грузияне дә АКШның әле дә ышанычлы беректәш булып калуына ышандырырга тырыша. Әмма икенче яктан, вице-президент бу илләрнең икесенә дә Американың беректәшләре булу билгеле бер җаваплылык та таләп итә дигән каты ишарәләр бирергә тели кебек. Украинада бу аларның энергия тармагын реформалауга бәйле. Грузиядә ул күбрәк демократик реформаларга бәйле”, ди Уайтмор.

Мәскәү Украина белән Грузиянең НАТОга кушылу омтылышларына кискен каршы чыга.
XS
SM
MD
LG