Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Украина җитәкчелегенә каты сүзләр әйтте


АКШ вице-президенты Киевта ясаган чыгышында демократик үсешне мактаса да, җитәкчелек арасындагы сәяси тарткалашны туктатырга чакырды.

АКШ вице-президенты Джо Байден Украина җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп 2004 елда Әфлисун инкыйлабы вакытында бирелгән вәгъдәләрне үтәргә чакырды.

Джо Байден Киевта Күргәзмәләр үзәгендә чыгыш ясады. Ул инкыйлабтан соң үткән елларда, Украинада ватандашлык җәмгыяте, сүз иреге шактый үсте дип белдерде. Әмма шул ук вакытта ул Украина сәясәтчеләренә тәнкыйть белдерде. Алар үзләренең мәнфәгатьләрен, илнекеннән өстенрәк куялар ахрысы, диде.

Джо Байден украин шагыйре Тарас Шевченко фикерләрен китереп, ул бүгенге хәлләрне күреп гаҗәпләнер иде, дип белдерде.

“Ул хөкүмәтнең, халык кебек ук, сәяси өлгерлекне күрсәтмәвенә, сәяси лидерлар арасында араларның шул хәтле бозылуына, мөнәсәбәтләрнең тәрәкыятькә комачаулавына гаҗәпләнер иде. Минемчә, Украинага тарихтан сабак алырга кирәк.
Тотрыклы, инвестицияләрне җәлеп итүче, үсешкә илтүче тирәлекне – нәтиҗәле, җавап тота торган хөкүмәт кенә тудыра ала”, диде Байден.

“Азатлык” радиосының Киевтагы хәбәрчесе әйткәнчә, АКШ вице-президентының бу каты чыгышы Күргәзмәләр үзәгендә җыелган 400 ләп кешегә зур тәэсир ясаган. Алар берсенә карашып һәм баш селкеп утырды, диде Киевтагы хәбәрче.

АКШ вице президенты Джо Байден Украинада президент сайлауларында катнашырга җыенган биш сәясәтченең һәрберсе белән очрашты. Ул хәзерге президент Виктор Ющенко, премьер-министр Юлия Тимошенко, парламент рәисе Владимир Литвин, “Төбәкләр фиркасы” башлыгы Виктор Янукович, оппозиция вәкиле Арсений Яценюк белән күреште.

Байден, Украинаның бәйсезлеге һәм икътисади иреклеге, энергия өлкәсендә нәтиҗәле эш итүенә бәйле булачак, диде.

Ул, Украина Европа Берлеге илләре кебек энергияне нәтиҗәле кулланса, импорты киметә алачак, дип белдерде.

Байден Киевтан соң Тифлиска юл тота. Анда да аның халыкка мөрәҗәгать итүе көтелә.
XS
SM
MD
LG