Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саранча афәте


Башкортстанның Оренбур белән чик буендагы берничә районы басуларына саранчалар һөҗүм итә.

Бу афәттән аеруча Хәйбулла, Зианчура, Зилаер, Баймак, Күгәрчен районнары ифрат зур зыян күрә. Хәйбулла районында гына да 2 мең гектардан артык мәйданда бөртекле үсемлекләрнең уңышын юк иткән саранча яулары.

Саранчага каршы һәр район үзенчә көрәшергә тырыша. Хәле булганнар акча бүлеп бу эшкә авиацияне дә җәлеп итә һәм басу-кырларга агулы химикатлар сиптерә. Башкортстанга саранча яуларының килеп чыгуын белгечләр быелгы корылык һәм эсселек белән бәйләп аңлата.

Саранча көтүләре ябырылганчы да, Башкортстанда быелгы уңышның бик аз күләмдә булачагы фаразлана иде. Чөнки кырыктан артык районда ашлык басуларының уңышын корылык һәм эсселек харап итте. Алардагы уңышны җыеп тормаска да булды хәзер районнар җитәкчеләре. Чөнки басулардан җыеп алынган уңыш анда эшләгән техниканың ягулыгын һәм игенчеләрнең хезмәт хакын капларга да җитмәячәк. Шуңа күрә иген басуларының күбесенә малларны кертеп, аларны көтүлек сыйфатында гына файдаланырга карар ителде. Кырыктан артык районда шулай итеп гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Шул ук вакытта кайбер районнарда, аерым алганда, Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш районнарында урып-җыю эшләре - игеннәрне тезмәләргә салу һәм суктыру башланды да инде. Аларда да быел иген уңышы шактый түбән балачагы әйтелә. Башка елларны гектарыннан 30-35-әр центнер иген алган татар районнары быел 15-20 центнер гына уңыш белән хушланыр дип көтелә.

Былтыр Башкортстан хакимиятләре республика буенча 5 миллион тонна иген җыеп алынды дип белдергән иде. Гәрчә ул кадәр уңышның булуына бәйсез белгечләр һәм фермерлар зур шик белдерсә дә, республика җитәкчеләре шулай горурлык белән сөйләде. Быел исә, Ходай яңгыр бирмәгәч, республика буенча 2 миллион тонна ашлык та җыелмас, дип фаразлый рәсми хакимиятләр үзләре дә.

Хәзер алар Мәскәүдән ярдәм көтәргә мәҗбүр. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, бар дөньясын икътисад төшенкелеге чолгап алганда, Башкортстанның авыл хуҗалыгы да быел утырып еларлык хәлдә калды.
XS
SM
MD
LG