Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантлар Башкортстанны үз итә


Башкортстанда канунсыз рәвештә эшләүче чит ил ватандашлары 25%-ан артып киткән.

Русия федераль миграция хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте вәкиле Салават Хилалов сүзләренчә, аларның зур күпчелеге Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән.

Башкортстандагы 27360 хезмәт мигрантларының 75% гына кануни төстә, ягъни рәсми теркәлү үтеп, эшкә урнаша, ә калганнары хакында аларга эш бирүче оешмалар һәм аерым кешеләр миграция хезмәтенә мәгълүматлар бирми.

Башкортстанга килүчеләрнең байтагы эш эзләп юллана. Нигездә, төзелеш объектларында көч сала андыйлар. Ләкин аларның күп кенә өлеше теркәлмичә эшләвен дәвам итә. Шул сәбәпле былтыр Башкортстаннан йөзләрчә кеше үз илләренә кайтарып җибәрелгән.

Мигрантларның 200-дән артыгының Башкортстанда бөтенләй рөхсәтсез яшәгәнлеге дә ачыкланган. Алар да үз илләренә озатылган.
Әле генә миграция хезмәте вәкилләре Уфа белән Кырмыскалы районнарында махсус тикшерү оештырды. Анда да канунсыз эшләүче чит ил ватандашлары ачыкланган. Бу хакта журналистлар белән аралашуда миграция хезмәтенең Башкортстан идарәсе матбугат хезмәте вәкиле Салават Хилалов әйтте.

Русия федераль миграция хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Хәмит Нәфыйков та журналистлар белән очрашуда байтак мәгълүматлар бирде.

Хәмит әфәнде әйтүенчә, узган елда республикада чит илләрдән килгән һәм тиешле теркәлү үтмәгән 3 меңнән артык кешегә административ кисәтү ясалган һәм штраф салынган. Аларның зур күпчелеге – әлеге дә баягы эшләргә дип килгән кешеләр. Бүгенге көндә Башкортстанда 46 чит илдән килгән кешеләр хезмәт урынын табып акча эшли. Ләкин хәзерге икътисади көрчек шартларында республикага читтән керүчеләр санын кыскарту кирәклеген дә белдерә Башкортстан миграция хезмәте башлыгы.
XS
SM
MD
LG