Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авылга кайтам әле


Кайбер илләрдә халык зур калалардан яшәргә авылга китәргә тырыша. Италиянең булдыклы яшьләре авылга кайтып йөзем һәм зәйтүн үстерә.

Авылдан шәһәргә күченү гадәттә авыр вакытларда, акча кирәк чакта күзәтелә. Италиянең авыл халкы да икенче дөнья сугышыннан соң сыер-кәҗәләрен, йөзем һәм зәйтүн кырларын ташлап калаларга барып урнашкан. 1955 елда шәһәрдәгеләр авыл халкыннан ике мәртәбә күбрәк хезмәт хакы алып яшәгән. Хәзер бу хәл үзгәрә.

“Күрше хакы – тәңре хакы”

Бүгенге көндә авылда да шәһәрдә кебек яхшы шартларда яшәп була. Яңа статистикага караганда, 2001 елдан башлап Италиянең Неаполь, Рим, Милан һәм Турин шәһәрләреннән халык күпләп читкә китә башлаган.

Бу кешеләрне авылның чиста һавасы, юлларның бөкеләр белән тыгылмавы, арзанракка өй төзеп булуы җәлеп итә. Итальяннарга кычкырып сөйләшү, һәр вакыйгага фикер белдерү, күрше эшенә тыкшыну гадәтләре хас. Авыл җирендә бу агай-энелек тагын да ныграк сизелә. Әмма берәр нәрсәне белер өчен бавырыңа керергә әзердәй күршеләр булуы да авылга китүчеләрне куркытмый. Чөнки мондый күршеләр шәһәрнең күп катлы ташлары арасында чәчәк аткан җинаятьчелектән яхшырак.

Йортлар арта – кырлар кими

Яшьләр авылга кайтып кырга чыга дип уйлаучылар ялгыша. Италиянең авыл хуҗалыгы күптән инде сөт ашамлыклары һәм ит җитештерә алмый һәм моны максат итеп тә куймый. Моның урынына илдә гасырлардан килгән шәрәп һәм макарон җитештерү, зәйтүн үстерү һәм аның маен ясау кебек эшләр башкарыла. Яңа кайтучылар да шуларны эшләр яисә туризмны үстерер, дип фаразлана. Бүгенге көндә авылда зәйтүн мае яки шәрәп ясаучының кереме шәһәрдә Fiat машина ясау берләшмәсендә эшләүчедән күбрәк.

Белгечләр авылларның үсүенең бер борчулы ягы да бар, ди. Яңа өйләр төзү өчен җирләр бүленгән саен, шул ук зәйтүн һәм йөзем кырларына урын азрак кала бара. Яңа авылларда борыңгы итальян авылы гореф-гадәтләре сакланырмы? Милләтнең киләчәге итальян халкын да борчый.
XS
SM
MD
LG