Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрд проблемы кабат көн үзәгендә


Төркиянең проблемнары арасында азчылык көрдләр белән дәвам иткән ызгыш беренче урынны алып тора. Чөнки бу проблем турыдан-туры террор белән бәйле.

Төркиянең көньяк-көнчыгыш районнарында, күпчелек көрдләр яшәгән шәһәр һәм авылларда 30 ел чамасы кораллы бәрелешләр, кеше үтерүләр дәвам итә.

Бу көрәшне көрдләр исеменнән Көрдстан Эшчеләр Партиясе, кыскача ПКК дип аталган марксистик бер оешма алып бара. Ул үз партизаннарын башлыча Төркиягә чиктәш Гыйракта урнаштырган. Төркия исә үз чиратында берничә дистә еллардан бирле ПКК-ның хәрби чаралары белән көрәшә. Ләкин бу көнгә кадәр террорчылык туктатыла алмады. Хәрби шәхесләр, полиция хезмәткәрләре, дәүләт чиновниклары, күпчелеге көрдләр булган гади халык һәм ПКК партизаннарыннан торган 30 меңнән артык кеше һәлак булды.

АК партия хөкүмәте хәрби чараларны дәвам иттерү белән беррәттән, илдәге тулаем халык санының 10%-нан артыгын тәшкил иткән көрдләрне социаль һәм мәдәни җәһәттән тынычландыру чаралары күрә башлады.

Беренчедән, көрд исемен куллануга куелган чикләүне юкка чыгарды. Дөрес, АК партиянең үз сафлары арасында 70-80-ләп чыгышлары белән көрд булган депутатлар булса да, хәтта алар да бу исемне куллана алмый иде. Шуннан соң башлыча көньяк-көнчыгыштагы ПККга теләктәшлек белдергән Демократик Җәмгыять Партиясенең (ДҖП) парламентка керүенә ирек бирелде. Ике университетта көрд теле һәм әдәбияте бүлекләрен ачу турында карар кабул ителде. Рәсми ТРТ телевидениесенең бер каналы көрдчә тапшырулар өчен билгеләнде.

Ләкин бу ПКК террорын тулысынча туктатуга илтмәде. ДҖП өстәмә таләпләр белән чыкты. Әйтик, берничә елдан бирле төрмәдә изоляциядә тотылган ПКК лидеры Абдуллаһ Өҗалан белән хөкүмәтнең диалог башлауга өндәве булды. Мәгълүм, төрек матбугатында аңа террорчылар башлыгы дигән кушамат бирелә. Ә ДҖП исә аны хөрмәтле Өҗалан дип искә ала, ПКК белән аның җитәкчесенә нәфрәт белдерүчеләрнең ачуын куерта.

21 июльдә премьер Рәҗәп Тайип Әрдоган Суриягә китәр алдыннан журналистлар: “15 августта Абдуллаһ Өҗалан яңа юл хартиясен игълан иткәнгә кадәр хөкүмәтнең дә яңа бер ачышы булачакмы?” дигән сорау бирделәр.

Ул аңа болай дип җавап бирде: “Теләсәгез көрд, теләсәгез көньяк-көнчыгыш проблемы, яки соңгы вакытлардагы кебек көрдләр турында яңа ачыш дип әйтсәк тә, бу турыда бер активлык башладык. Бу безнең хакимият чорында көн үзәгенә китергән бер мәсьәлә. Партия програмында бу турыда 1,5 битлек аңлатмабыз бар”, диде ул.

Әрдоган бу сүзләренә өстәп: “Минем 2005 елда Диярбакырда ясаган чыгышымда, бүген бәхәс алып барылган байтак мәсьәләләр көнтәртибенә китерелгән иде. Бу мәсьәлә дә байтак алга киттек. Бу тәрәкыятне башка үзәккә ташырга теләгәннәр, бу ноктада илне бүләргә теләгәннәргә «әйе» дип әйтә алмыйбыз. Тарихыбызга караганда төрки, көрд, лазы, чәркәз, абазас, гөрҗи һәммәсе җилкәгә утырганнар, бер-беренең кочагында шаһит булганнар. Без мондый көннәр яшәгән бер милләт”, диде.

Моннан соң ул: “Демократик бер илдә бар кеше сөйли ала. Ләкин мин партиямнең эченнән шәхесләрнең уртак сүзләрбезне бозачак чыгышларны хупламыйм”, дип көрд мәсьәләсендә партия эчендә бердәмлексезлек булу ихтималыгына киртә салмакчы булды.

Төркиядә көрд проблемының тулысынча чишелә алуында байтак киртәләр булуы сер түгел. Иң башта оппозициядәге Җөмһүрият Халык белән Милләтче Хәрәкәт партияләре кораллы бәрелешләр туктамыйча, диалог башларга каршы. Көрдләрнең үз арасында да бердәмлек юк.
XS
SM
MD
LG